Шәһәр тибындагы Алексеевск посёлогында 1987 елның 1 мартында оештырыла, 1987 елның 6 ноябрендә ачыла.

Үзәк китапханә бинасында урнашкан. Экспозиция мәйданы 83 м2. 8000 саклау берәмлеге исәпләнә. Экспозиция төбәкнең борынгы чорлардан башланган тарихын чагылдыра. Төп бүлекләре: табигый-фәнни, төбәк тарихы, сәнгать. Неолит чорыннан сакланган әйберләрдән: ташбалталар, очлыклар, өтергеләр һәм борынгы кешеләрнең башка төрле эш кораллары күргәзмәдә урын алган. Бай нумизматик коллекциягә Болгар (X йөз), Алтын Урда (XIV йөз), Россия (XVIII-XIX йөзләр) тәңкәләре, шулай ук Гражданнар сугышы чоры акча билгеләре: «керенкалар», Колчак акчалары һ.б. керә. XVIII йөзгә караган сугыш кораллары үрнәкләре: Демидовлар заводларында коелган туп ядрәсе, кистәннәр һ.б. бар. Крәстияннәрнең XIX–XX йөз башы көнкүреше һәм христиан диненә кагылышлы әйберләрнең коллекциясе күп төрле. Традицион вак һөнәрчелек сәнәгате нигезендә 1927 елда торгызылган кәсеп, шул исәптән җирле сәнгати тукучылык әйберләре киң күрсәтелә (кара Алексеев бизәкләп туку фабрикасы). Төбәктә туган П.С.Тихоновның Австро-Венгрия тоткынлыгыннан язылган хатлары (1916–1918) Беренче бөтендөнья һәм Гражданнар сугышы вакыйгаларын чагылдыра; шул вакыттагы корал үрнәкләре һәм хәрби кирәк-яраклар (1917 елгы хәнҗәр, 1914 елда Будапештта эшләнгән фляга һ.б.) бар. Бөек Ватан сугышына багышланган бүлектә төбәктә туган ике Дан ордены кавалеры К.И.Митягин, Советлар Союзы Геройлары И.Е.Кочнев, М.А.Федин, Х.Н.Хәйруллин, В.Д.Халев һәм солдатларның документлары, фотографияләре, фронттан язган хатлары һәм шәхси әйберләре куелган. Соңгы вакыттагы экспонатлардан сәнгати тукучылык, керамика һәм «урман» скульптурасы коллекцияләре кызыксыну уята. Авылда туган ТРның халык артисты М.П.Пантюшинга багышланган даими «Бөтен тормышы- театр» фотокүргәзмәсе эшли.

Аеруча мөһим экспонатлар арасында нумизматика (1200 дән артык саклау берәмлеге), палеонтология (60 тан артык саклау берәмлеге) коллекцияләре, тукучылык әйберләре (100 гә якын саклау берәмлеге), Бөек Ватан сугышында катнашучыларның документлары һәм шәхси әйберләре (1000 гә якын саклау берәмлеге), «урман» скульптурасы әсәрләре (30 саклау берәмлеге) игътибарга лаек.

Музей ел саен музей ачылу (6 ноябрь), Ватанны саклаучылар (23 февраль), Җиңү (9 май), Халыкара музейлар (18 май), Белем (1 сентябрь), Өлкәннәр (1 октябрь) көннәрен билгеләп уза.