Эчтәлек

Нефть-газ чималын комплекслы эшкәртү һәм төп органик синтез процессларына нигезләнеп, төрле төрдәге нефть химиясе һәм химия продуктлары җитештерү белән шөгыльләнә. 1961 елда Түбән Кама химия комбинаты буларак нигез салына, 1967 елдан нефть химиясе комбинаты, 1977 елдан «Түбәнкаманефтехим» ҖБ, 1993 елдан АҖ, эшләүчеләр саны 14,9 мең кеше (2017), 3,35 мең га җир били.

1958 елда КПСС ҮК һәм СССР МС Кама елгасының түбәнге агымында химия заводлары комплексы төзү турында карар кабул итә, 1960 елда Мәскәүнең «Гипрокаучук» институтында И.С.Каюков һәм К.П.Клим җитәкчелегендә төзелгән генераль проект раслана. Предприятиене һәм эргәдәш объектларны проектлауда 30 дан артык оешма, шул исәптән «Гипрогор», «Гипрохим», «Гипротрубопровод», «Гипроречтранс», «Электропроект» институтлары (барысы да Мәскәү), Эретеп ябыштыру институты (Киев шәһәре) һ.б. катнаша. Торак йортлар һәм социаль инфраструктура объектларын, инженер-техник коммуникацияләр (1961 елдан), сәнәгый объектлар (1963 елдан) төзү эшләрен «Татнефтестрой», «Лениногорскнефтестрой», «Татэнергострой» трестлары бүлекчәләре алып бара. Комбинат төзелешендә кайбер тоташтырмалары җир өстендә җыелган зур блоклы монтаж ысулы уңышлы кулланыла һәм срокларны күпкә кыскарта; дөньяда беренче тапкыр төзү-монтаж һәм эшләтеп җибәрү-көйләү эшләре бергә алып барыла. Үз егәрлеге югары булган агрегатлар төзү капиталь чыгымнарны 25–30% ка киметә. Предприятиене техник җиһазлауда АКШ, Япония, Германия, Бөекбритания, Италия, Нидерланд һ.б. илләрдән сатып алынган агрегатлар, технол. линияләр, приборлар киң кулланыла. Күп кенә технологияләр һәм җиһазлар бу тармакта беренче булып гамәлгә кертелә.

1967–2006 елларда файдалануга кертелгән объектлар: ЦГФУ үзәк газ фракциясе җайланмасы (егәрлеге елына 2,1 млн т), ЭЛОУ-АВТ-7 электр белән тозсызландыру җайланмасы (елына 7 млн т нефтьне беренчел эшкәртеп, турыдан-туры бензин куу өчен), бер стадияле изопрен синтезы җайланмасы; изопрен-мономер (егәрлеге елына 423 мең т), изопрен каучук (570 мең), пентан изомерлау (170 мең), ике стадияле дивинил (130 мең), этилен, пропилен, бензол (тиңдәшле рәвештә 450 мең, 197 мең, 187 мең), этилбензол һәм стирол (172 мең һәм 125 мең), этилбензол (172 мең), эшкәртүе белән бергә этилен окисе (420 мең), пропилен окисе һәм стирол (50 мең һәм 138 мең), нормаль пентанны изомерлау (130 мең), алкилфеноллар (100 мең), актив өслекле матдәләр (250 мең), α-олефиннар (185,5 мең), полипропилен (плёнкалар һәм гомуми куллану өчен, 180 мең), полистироллар (бәрүгә чыдам һәм гомуми куллану өчен, егәрлеге 100 мең т), поливинил­хлоридлы пластикаттан аяк киеме һ.б. производстволары; релин, плиталар, мастика цехлары.

Чимал китертү өчен Түбән Кама–Миңлебай продукт үткәргече һәм Түбән Кама–Әлмәт нефть үткәргече, продукция чыгару өчен Түбән Кама–Казан, Түбән Кама–Уфа–Стәрлетамак–Салават этилен үткәргечләр салына. 2007–2017 елларда полибутадиен каучукны литий катализаторында җитештерү (50 мең т) үзләштерелә, полиэтилен (230 мең т), АБС-пластиклар (60 мең т), формальдегид (100 мең т) производстволары, әйләнә тирә мохитне күзәтү автоматлаштырылган системасы гамәлгә кертелә, бутилкаучук, альфа-олефиннар һ.б. производстволары модер­низацияләнә.

Яңа производстволар төзү белән бер үк вакытта инде эшли торган технол. процесслар камилләштерелә, һәм нәтиҗәдә аларның җитештерү куәтләре 1,5–3 тапкыр арта, продукция сыйфаты күпкә яхшыра. 1970 еллар ахырында технол. процесслар һәм предприятие белән автоматлаштырылган идарә итү системасы гамәлгә кертелә. «Түбәнкаманефтехим» белән бергә Түбән Кама җылылык электр үзәге, төзелеш индустриясе базасы элемтә, су белән тәэмин итү һәм канализация объектлары, тимер юллар, автомобиль юллары сафка кертелә; төп җитештерү мәйданыннан 5 км лы санитар саклау зонасы белән аерып, 230 мең кешегә исәпләнгән Түбән Кама шәһәре комплексы төзелә.

1967 елда предприятие беренче продукциясен чыгара. 1978 елга эшләп торучы 6 һәм төзелеп килүче берничә заводтан торган ҖБ җитештерү күләмнәре буенча тармакта 1 нче урынга чыга. 1981 елда 10 нчы бишьеллык йөкләмәләрен уңышлы үтәгәне, продукция күләмен үстерүдә һәм аның сыйфатын яхшыртуда ирешкән уңышлары, яңа җитештерү төрләрен срогыннан алда үзләштергәне өчен берләшмә Ленин ордены белән бүләкләнә. 1983 елга предприятие өлешенә (СССРда чыгарылганнан % ларда): изопрен — 43, этилбензол — 39, бутаннан бутадиен — 27, этилен — 25,7, стирол — 25,5, ясалма каучук — 20, пропилен 20 туры килә; 1984 елга 1 млн т дивинил, 1985 елга 1 млн пар аяк киеме җитештерелә.

Берничә тапкыр реконструкция уздырганнан соң, «Түбәнкаманефтехим» җитештерү комплексына түбәндәгеләр керә: бутилкаучук, дивинил һәм углерод чималы, изопрен ясалма каучук, этилен окисе, олигомерлар, ясалма каучуклар, стирол һәм полиэфир сумалалар, этилен, ремонт-механика заводлары, төзелүче полиолефиннар заводы, 10 идарә (этиленүткәргечләр, химик һәм углеводород чимал, «Нефтехимресурс», экспорт һ.б.), 7 үзәк (шул исәптән фәнни-техник һәм проектлау-конструкторлык). Предприятие өчен сәнәгый җитештерү белгечләрен Түбән Кама химия-технология институты, Түбән Кама нефть химиясе көллияте, 2 һөнәри белем бирү база учреждениесе әзерли.

ТР нефть-газ химиясе комплексын үстерү программасының төп юнәлешләре нигезендә «Түбәнкаманефтехим»ны 2020 елга кадәр перспектив үстерү планы эшләнә (стратегияле гамәлгә кертү кысаларында 2014 елда елга 5 мең т полистирол җитештерү куәтле производство сафка баса); бу планда гамәлдәге җитештерү куәтләрен тагын да үстерү һәм яңа зур тонналы комплекслар төзү, каучук һәм нефть химиясе җитештерүен интенсив үстерү, предприятиедә алынган продукцияне эшкәртеп полимерлар ясау, продукциянең сыйфатын яхшырту һәм үзкыйммәтен төшерү, кулланучылар күбрәк сорый торган продукция чыгару күздә тотыла. Җитештерү күләмен елына 600 мең т га кадәр җиткерү максатында этилен комплексы, каучуклар — бутил һәм галобутил (120 мең), неодим катализаторында бутадиен (100 мең т га кадәр) заводлары һ.б. модернизацияләнә.

«Түбәнкаманефтехим» Татарстанның барлык энергетика системасы чыгарган электр энергиясенең 11,5% ка якынын куллана; продукциянең үзкыйммәтендә энергия чыгымнарының өлеше 15,5% ка җитә. 2007 елда Түбән Кама ТЭЦында «Түбәнкаманефтехим» өчен 75 МВт егәрлекле когенерацион газ турбиналы җайланма төзелеп бетә.

Экология программасы эшләнә (2015 елга кадәр исәпләнә), ресурс һәм табигать саклаулы технологияләр гамәлгә кертелә. Җитештерү калдыкларының 95% ы кабат файдаланыла. Судан кабат файдалануның йомык системасы Кама елгасыннан минималь су алуны тәэмин итә. Предприятиенең әйләнә-тирәне саклау буенча эшчәнлеге — халыкара ИСО 14001:2004 сериясе стандартларына, сыйфат менеджменты системасы халыкара ИСО 9001:2008 стандартына туры килә. 2010 елда компаниянең идарә системасының сыйфат, экология һәм куркынычсызлык өлкәсендә халыкара алымнарга туры килүен раслаган «Алтын сертификат» бирелә.

«Түбәнкаманефтехим»да чыгарыла торган 120 дән артык исемдәге продукция арасында иң мөһимнәре: каучук җитештерүдә төп чимал булган мономерлар; «Түбәнкамашин» АҖ һәм резина-техник эшләнмәләр чыгара торган башка кулланучыларга җибәрү өчен гомуми һәм махсус кулланылыштагы ясалма каучуклар; пластиклар (полистирол, полипропилен, полиэтилен һ.б.); пластмасса, синтетик сүсләр, юу чаралары, плёнка һәм буяу-лаклау материаллары, ашламалар эшләп чыгару өчен чимал һ.б. Халык куллану товарларының һәм әзер продукциянең кайбер төрләре (гранулланган полиэтилен һәм сэвилен, полиэтилен һәм мэвилен плёнкалар, торбалар, җилем, буяулар, пластмассадан хуҗалык кирәк-ярагы, шланглар) «Түбәнкаманефтехим»ның бүлендек предприятиеләрендә эшләп чыгарыла.

«Түбәнкаманефтехим» РФдә җитештерелгән галобутил каучукның 100% ын, гади полиэфирларның — 97, этиленпропилен каучукның — 80, этилен окисеның — 45, бутил каучукның — 61, стиролның — 48, изопрен каучукның — 41, полистиролның — 47, моноэтиленгликольнең 24% ын эшләп чыгара. 1970 еллардан башлап предприятие продукциясе экспортка чыгарыла. Аның гомуми күләменең 60% ы дөньяның 50 дән артык иленә җибәрелә. Иң зур импортёрлары — АКШ, Көнбатыш Европа, Көньяк-көнбатыш Азия илләре.

«Түбәнкаманефтехим» өчен төп чимал кертүчеләр — «Татнефть», «Газпром», «Лукойл-нефть», «Метафракс» (Пермь өлкәсенең Губаха шәһәре) акц. җәмгыятьләре. Чит илләр белән икътисади-сәүдә элемтәләрен үстерүгә зур өлеш керткәне өчен предприятие халыкара «Алтын Меркурий» бүләгенә (1980, 1997) лаек була. «Түбәнкаманефтехим» төрле халыкара оешмалар һәм РФнең күпсанлы призлары белән бүләкләнә, алар арасында Европа «Global Resources Menegement» ассоциациясе, халыкара «Брюссель-Эврика» инновацияләр салоны (2005), «Россиянең иң яхшы ел экспортёры» (2002, 2004–06) конкурслары призлары һ.б. бар.

Предприятиенең күп кенә хезмәткәрләре дәүләт бүләкләренә лаек була, шул исәптән 1 кешегә — Социалистик Хезмәт Герое, 1 кешегә — РФнең атказанган химигы, 1 кешегә — РФнең атказанган төзүчесе исемнәре, 160 тан артык кешегә халык хуҗалыгының төрле тармаклары буенча ТАССР һәм ТРның атказанган хезмәткәре исемнәре, 5 кешегә — СССР Дәүләт бүләге, 3 кешегә — СССР МС, 3 кешегә — РФ Хөкүмәте, 8 кешегә ТР Дәүләт бүләге бирелә, 1140 тан артык кеше орденнар һәм медальләр, шул исәптән 8 кеше — Ленин ордены, 9 кеше — Октябрь Революциясе, 77 кеше — Хезмәт Кызыл Байрагы, 27 кеше — Халыклар дуслыгы, 121 кеше — «Почёт билгесе», 103 кеше 3 нче дәрәҗә «Хезмәт даны» орденнары белән бүләкләнә.

Предприятие җитәкчеләре: И.А.Санников (1961–1963), Н.В.Лемаев (1963–1985), Г.Ж.Сәхапов (1985–1997), Р.Г.Галиев (1997–1999), В.М.Бусыгин (1999–2013), А.Ш.Бикмурзин (2014 елдан).

Әдәбият

Лемаев Н.В. Устремлённость. К., 1985; 

Карташов С.М. Флагман отрасли. Л., 1986; 

Серебро колонн над Камой: Очерк истории ордена Ленина производственного объединения «Нижнекамскнефтехим». К., 1986; 

Нижнекамскнефтехим = Nizhnekamskneftekhim: Фотоальбом. К., 1999; 

Нижнекамск-Нефтехим = Nizhnekamsk-neftekhim. К., 2002.                                      

Автор — С.Г.Белов