Биографиясе

1924 елның 5 августы, Мамадыш кантоны Албай авылы — 1987 елның 11 ноябре, Казан.

Милләте буенча татар.

Смоленск хәрби пехота училищесен (1943), офицерлар составын камилләштерү курсларын (1947) тәмамлый.

Сугышка кадәр туган авылында колхозда хисапчы булып эшли.

1942 елның августыннан Кызыл Армия сафларында.

1943 елның маеннан Бөек Ватан сугышы фронтларында, 358 нче укчы полкның рота командиры (70 нче армиянең 136 нчы укчы дивизиясе). Үзәк, 1 нче һәм 2 нче Белоруссия фронтлары гаскәрләре составында Курск сугышында (1943), Полесье, Люблин-Брест (икесе дә — 1944), Көнчыгыш Померания һәм Берлин (икесе дә — 1945) һөҗүм операцияләрендә катнаша.

Максимов 1945 елның 30 мартында Данциг (хәзер Гданьск, Польша) шәһәре янында Висла елгасын кичкәндә батырлык күрсәтә: аның җитәкчелегендә сугышчылар дошманның 6 танк контрһөҗүмен кире кайтара.

1954–1977 елларда Казанда хәрби комиссар.

1977 елдан запаста.

1978–1987 елларда Мәскәү авиация технологиясе һәм җитештерүне оештыру фәнни-тикшеренү институтының Казан филиалында кадрлар һәм режим буенча директор урынбасары.

Бүләкләре

Ленин ордены, Кызыл Байрак, Александр Невский, 1 нче дәрәҗә Ватан сугышы, Кызыл Йолдыз, 3 нче дәрәҗә «СССР Кораллы Көчләрендә Ватанга хезмәт иткән өчен» орденнары, медальләр белән бүләкләнә.

Истәлеге

Геройга Казанда Яңа Савин хәрби комиссариаты бинасына мемориаль такта һәм Мамадыш шәһәрендә бюст куела.

Әдәбият

Батырлар китабы — Книга Героев. К., 2000;

Есть на Вятке городок: Ист.-краевед. очерки. К., 1981;

Герои Советского Союза — наши земляки. К., 1984. Кн. 2.                

Автор — М.З.Хәбибуллин