Биографиясе

1916 елның 20 июле, Сембер губернасы Каменские Выселки авылы — 1995 елның 23 феврале, Казан.

А.В.Вишневский шәкерте.

Казан медицина институтын тәмамлаганнан соң (1941), Казандагы эвакогоспитальдә әйдәп баручы хирург.

1945 елдан Казан медицина институтында, 2 нче хирургик авырулар кафедрасы мөдире (1961–1981), профессор-киңәшче (1981–1995).

Татарстанда йөрәк-кан тамырлары хирургиясенә нигез салучы.

1974 елда Медведев Казанның 6 нчы хастаханәсе каршында кардиохирургия үзәге оештыра (1996 елдан Медведев исемендәге).

Татарстан хирурглары җәмгыяте рәисе (1979–1995). Хезмәтләре йөрәк-кан тамырлары авыруларын, йөрәк-кан тамырлары патологиясе вакытында биохимих үзгәрешләрне өйрәнүгә карый.

Медальләр, шул исәптән СССР ВДНХсы, Н.И.Пирогов исемендәге медальләр белән бүләкләнә.

Хезмәтләре               

Биохимические нарушения при хирургических операциях и их коррекция. К., 1967;

Биохимические аспекты клинической хирургии. К., 1973;

Нарушения гемиостаза у хирургических больных и возможности их коррекции. К., 1982 (автордаш);

Путь к сердцу: Записки хирурга. К., 1993.

Әдәбият       

Казанский государственный медицинский университет (1804–2004 гг.): Заведующие кафедрами и профессора: Биогр. словарь. К., 2004.