Административ-территориаль буйсынуы

Авылга 1923 елда Иске Тәкмәк авылы кешеләре нигез сала. Беренче күчеп утыручы Е.Д.Киселёв исеме белән атала.

Нигез салынган көннән авыл ТАССРның Чаллы кантоны Әхмәт волостена керә. 1930 елның 10 августыннан – Чаллы, 1935 елның 10 февраленнән – Зәй, 1963 елның 1 февраленнән – Чаллы, 1972 елның 1 ноябреннән Зәй районында.

Хәзер Кадер авыл җирлеге составына керә.

Хуҗалык итү рәвеше

Күмәкләштерү елларында авылда “Кызыл армияче” колхозы оештырыла (беренче рәисе – Ф.Нестеров).1950 елдан – зурайтылган “Кызыл Йолдыз” (Туңылҗа авылы), 1959 елдан “Якты Йолдыз” колхозлары составында (Кадер авылы).

Мәгариф

Совет чорында башлангыч мәктәп эшли.

Халык саны

1938 елда – 167,
1949 елда – 150,
1958 елда – 113,
1970 елда – 68,
1979 елда – 36,
1989 елда – 7,
2002 елда – 4,
2010 елда – 2,
2017 елда – 5 кеше (руслар – 60%, татарлар – 40%).