Тарихы

1735 елга кадәр нигез салына. Революциягә кадәрге чыганакларда Тегермәннек исеме белән билгеле. XVIII йөзнең икенче яртысында авыл янында бакыр руднигы була.

XVIII йөз –XIX йөзнең беренче яртысында халкы асаба башкортлар, типтәрләр һәм дәүләт крәстияннәре катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек һәм терлекчелек.

1870 елгы мәгълүматлар буенча, авылда мәчет һәм мәктәп була. XX йөз башында мәчет, мәктәп, икмәк саклау-сату кибете, бакалея кибете эшли.

Авыл җәмәгатенең имана җире 1037,4 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр Уфа губернасының Минзәлә өязе Ирәхтә волостена керә. 1920 елдан ТАССРның Минзәлә кантонында. 1930 елның 10 августыннан – Мөслим, 1963 елның 1 февраленнән – Сарман, 1965 елның 12 гыйнварыннан Мөслим районында.

Хәзер Түбән Табын авыл җирлеге составында.

Хуҗалык итү рәвеше

1930 елда авылда “Чишмәле” колхозы оештырыла, 1951 елда – берләштерелгән “Ык буе” колхозы, 1958 елда М.Вахитов исемендәге колхоз составына керә. 1995 елдан М.Вахитов исемендәге күмәк предприятие, 2003 елдан “Родные края-Туган як” агрофирмасы” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте.

Халкы кырчылык, ит-сөт терлекчелеге белән шөгыльләнә.

Күренекле кешеләре

Р.Х.Фәсахов (1939–2003) – химик технолог, химия фәннәре докторы, ТРның атказанган фән эшлеклесе.

Халык саны

1816 елда – 103,
1834 елда – 117 ир-ат;
1859 елда – 334,
1870 елда – 382,
1884 елда – 426,
1897 елда – 506,
1906 елда – 601,
1913 елда – 611,
1920 елда – 561,
1926 елда – 384,
1938 елда – 355,
1949 елда – 261,
1958 елда – 210,
1970 елда – 208,
1979 елда – 167,
1989 елда – 123,
2002 елда – 96,
2010 елда – 110,
2017 елда – 88 кеше (татарлар).