Эчтәлек

XVIII йөздә Көнбатыш Себердә яшәгән, чыгышы белән Казан арты кешесе Мөхәммәтрәхим ибне Рәфыйкъ әл-Казаный тарафыннан төзелә (1775). Романтика, фантастика, мәхәббәт-романтика һәм нәсыйхәт характерындагы әкият һәм хикәятләр җыентыгын тәшкил итә. Алар сюжетның (фарсы телендәге язма чыганакларга барып тоташа) катлаулылыгы һәм төрлелеге, композициянең төзеклеге, күпсанлы персонажлары, теленең байлыгы һәм нәфислеге белән аерылып тора.

Беренче тапкыр Казанда 1994 елда басыла.

Әдәбият

Исмагилов Н.Ф. Сборник «Маджмугал-хикаят» как проявление литературных связей с Востоком // Средневековая татарская литература (VIII–XVIII вв.). К., 1999.

Автор — Н.Ф.Исмәгыйлев