1891 ел, Вильно губернасы Дисна шәһәре – 1937 елның 26 октябре, Мәскәү.

Февраль һәм Октябрь революцияләрендә катнаша.

1905 елдан РСДРП әгъзасы.

1918–1928 елларда совет һәм профсоюз органнарында, Мәскәүдә төрле газета редакцияләрендә эшли; 1919–1922 елларда Совет сәүдәсе хезмәткәрләре профсоюзы Үзәк Комитеты рәисе, бер үк вакытта «Правда» газетасының төнге мөхәррире, «Труд» газетасы һәм «Вестник труда» журналы мөхәррире.

1922 елдан ВЦСПС аппаратында, РСФСР Халык комиссарлары советында эшли.

1922–1929 елларда Профсоюзларның Татарстан Советы рәисе, ВКП(б)ның Татарстан өлкә комитеты бюросы һәм секретариаты әгъзасы.

«Уң тайпылыш»та гаепләнә, вазифаларыннан азат ителә. Репрессияләнә, үлгәннән соң аклана.

Автор – Ф.Г.Миңнеханов