Биографиясе

1928 ел – 2013 елның 27 мае, Казан.

1952 елдан 2 нче стройтрестның СМУ-10 штукатурлар бригадиры. А.Н.Фәйзуллин катнашында Казанда бик күп сәнәгать, торак һәм мәдәни-көнкүреш биналары төзелә. Декоратив штукатурка алымнарына ия.

Бүләкләре

"Фидакарь хезмәт өчен" медале (1970), "Хезмәт Кызыл Байрагы" ордены (1974) белән бүләкләнә.

ТАССР Рәссамнар берлегенең  Күргәзмәләр залын проектлаганы һәм төзегәне өчен Татарстан Республикасының Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләге лауреаты (1981, авторлар коллективы составында).