Биографиясе

1925 елның 21 ноябре, Бөгелмә кантоны Васильевка авылы – 1946 елның 16 сентябре, Германия, Исна шәһәре.

Туган авылында колхозда эшли.

1943 елдан Кызыл Армиядә. 1943 елның апреленнән Бөек Ватан сугышында; гвардия сержанты, автоматчы, 8 нче гвардия армиянең 79 нчы гвардия укчы дивизиясе 216 нчы укчы полкта отделение командиры.

1 нче Белоруссия фронты гаскәрләре белән Рогачёв-Жлобин (1944), Белоруссия (1944), Минск (1944), Люблин-Брест (1944) операцияләрендә, Польшаны азат итүдә, Берлинны алуда (1945) катнаша.

1944 елның 19 июлендә Любомль шәһәре (Волынь өлкәсе), 1945 елның 14 гыйнварында Радом шәһәре (Польша) өчен барган сугышта, 1945 елның 19 апреленнән 2 маена кадәр Берлин янында барган бәрелешләрдә батырлык күрсәтә.

Бүләкләре

Медальләр белән бүләкләнә.

Әдәбият

Кавалеры ордена Славы трех степеней: краткий биографический словарь. М., 2000.