Биографиясе

1926 елның 1 мае, Горький өлкәсенең Богородский районы Троица авылы –2003 елның 21 марты, Казан.

1958 елда Бөтенсоюз энергетика читтән торып уку институтын тәмамлый (Мәскәү).

1942–1945 елларда 144 нче заводта электромонтер (Казан). 1949–1958 елларда Казэнергоның беренче ТЭЦында дежур инженер, электрика лабораториясе технигы. 1958–1960 елларда ТАССР Xалык хуҗалыгы советының җитештерү бүлегендә өлкән инженер.

1960–1978 елларда Зәй ГРЭСы директоры; бу вакытта аның барлык 12 энергоблогы да сафка бастырыла, электрика станциясе проектта каралган егәрлегендә эшли башлый (2400 МВт), 1976 елның февралендә сәнәгати файдалануга тапшырыла. Илдә беренче тапкыр җиһазларны югары күкертле газ яндыруга әзерләү уздырыла һәм аны энергетик ягулык сыйфатында файдалану тәҗрибәсе туплана.

Баныкин «Татэнерго» энергетика идарәсе управляющие булып эшләгән чорда Түбән Кама ТЭЦ-2 һәм Түбән Кама ТЭЦ-1 дә, КамАЗ ТЭЦында, Казанда ТЭЦ-3 тә яңа егәрлекләр эшли башлый. Электр челтәрләре үсеш ала. Гамәлдәге подстанцияләр, электр тапшыру линияләре киңәйтелә, яңалары төзелә, авыл җирләрен электрлаштыру буенча зур күләмдә эш башкарыла.

1980–1985 тә ТАССР Югары Советы депутаты.

Бүләкләре

СССР Министрлар Советы бүләге лауреаты (1985). Октябрь Революциясе, ике Хезмәт Кызыл Байрагы ордены, медальләр белән бүләкләнә.

Әдәбият

Заинская энциклопедия. Казань, 1994.

Лебедев А. Потенциал от души // Республика Татарстан. 2001. 22 марта.

Автор – Г.Я.Мәүлетова