Эчтәлек

И.Н. Харитонов типографиясе бинасы

ХХ гасыр башы фотосы

ХХ йөз башында Идел-Кама төбәгендәге иң эре басма йорты. 1896 елда И.Н.Харитонов Александров пассажындагы аренда бинасында үз басмаханәсен ача. 1898 елда басмаханә каршында ташбасма һәм китап тышлау цехы, 1900 елның башында — хәреф кою ширкәте оештырыла. 1907 елда басмаханә өчен өч катлы йорт сатып алына. Анда басу бүлеге (5 машина, 2 «американка», 1 «бостонка», аларда көненә 50 меңгә кадәр бит бастырып алырга була); хәреф җыю һәм акцидент бүлекләре (төрле нәфис һәм китап эше башкарыла); китап белән бергә газета бүлеге; ташбасма, хәреф кою, китап тышлау бүлекләре; бланклар нәшер итү бүлеге була.

1896 елда басмаханәдә 6 кеше, 1899 елда — 40, 1904 елда — 57, 1908 елда — 123, 1909 елда — 131 кеше, шул исәптән 32 татар эшли.

Г.Камал һәм И.Юзиев катнашы белән дистәләрчә төрле кегельдәге һәм язылыштагы шрифтлар гарнитурасы булдырыла. Алар татар наширләре арасында гына түгел, Урта Азия, чит Шәрекъ басмаханәләрендә дә зур кулланылышта була.

Татар китапларын Харитонов 1902 елда бастыра башлый. 15 ел эчендә шәрекъ телләрендә гомуми тиражы 3300 мең данәдән артык 666 басма чыга, аларның күп өлешен татар язучылары, педагог-мәгърифәтчеләр, галимнәр: Г.Камал, Г.Ибраһимов, Г.Тукай, Ф.Әмирхан, З.Бәшири, Г.Рәхим, Г.Харис, М.Гафури, Р.Фәхретдин, Н.Думави һ.б. әсәрләре тәшкил итә.

Дистәләрчә әлифба, татар, гарәп, фарсы һәм рус телләре грамматикасы, сүзлекләр, М.Корбангалиев, Ә.Максуди, С.Рахманкулов, Н.Надиев, Г.Алпаров һ.б. дәреслекләре; рус классиклары әсәрләре, шәрекъ һәм рус фольклоры тәрҗемәләре, календарьлар, халык җырлары, әкиятләр һәм мәкальләр басыла.

Заказчы-наширләр: Г.Ибраһимов, Ф.Халиди. Ә.Максуди, Ш.Әхмәров, Г.Ногайбәк, Ш.Шаһидуллин, «Гасыр», «Мәгариф», «Сабах», «Юл», «Милләт» нәшриятлары, башка шәһәрләрдән татар наширләре. Басмаханәдә татар газеталары һәм журналлары: «Хокук вә хәят», «әд-Дин вә әл-әдәб», «Азат», «Азат хатын», «Йолдыз» һ.б. нәшер ителә.

Башлангыч мәктәп өчен наширнең үзе катнашында төзелгән, орфографик сүзлек тә урнаштырылган «Кыскача татар нәхүе» («Краткий татарский синтаксис», 1913) дөнья күрә. Харитонов Һәфтияк һәм Коръәннең берничә басмасын бастыра. Басмаханә рус китапларын нәшер итү буенча да алда бара. 1901–1916 елларда анда 1590 фәнни, уку, популяр, белешмә, гамәли, рәсми-ведомство басмалары чыга, «Волжско-Камская речь», «Вечерняя почта», «Восточный курьер» һ.б. Казан газеталары һәм журналлары нәшер ителә.

1899 елда Харитонов Саратов авыл хуҗалыгы һәм сәнәгать күргәзмәсендә көмеш медальгә ия була, 1912 елда Римдагы күргәзмәдә эшләренең нәфис бизәлеше өчен — алтын медаль һәм акчалата бүләк ала.

1916 елда Харитонов басмаханәсен сата, басмаханә шул елның августында «Өмид» басмаханәсе белән берләштерелеп, «Сабах» нәшрияты милкенә әверелә.

Әдәбият

Каримуллин А.Г. Татарская книга начала XX века. К., 1974; 

Габдельганеева Г.Г. Полиграфия и печать в Казанской губернии, 1800–1917 гг. К., 2005.

Автор — Г.Г.Габделганиева