Эчтәлек

Бөек Устюг шәһәреннән килгән инок Евфимий тарафыннан 1615 ел тирәсендә нигез салына.

Монастырьның күтәрелеш чоры Седмиозёрный Смоленский Мәрьям Ана иконасының XVII йөз уртасында шөһрәт казануы белән бәйле. Элек монастырь биналары агачтан төзелә. 1645 елда таштан Вознесение чиркәве, 1668 елда – Смоленский соборы, XIX йөзнең икенче яртысында – ике катлы таш корпуслар комплексы; 1879 елда 64 м биеклектәге чаң манарасы, XIX йөз ахырында капкалы яңа диварлар төзелә. XX йөз башына Седмиозёрный Богородица пустыне үзенчәлекле архитектура комплексын тәшкил итә. XIX йөз ахырында – XX йөз башында схиархимандрит Гавриил (Зырянов) җитәкчелегендә монастырь алга киткән авыл хуьалыгы предприятиесенә әверелә, биредә заман таләбе югарылыгында кырчылык, терлекчелек, умартачылык үсеш ала, авыл хуьалыгы продукциясен эшкәртү тормышка ашырыла.

1927 елдан, монастырь ябылганнан соң, аның территориясендә халык мәгарифе учреждениеләре урнаша; корылмаларның күпчелеге сүтелә. 1990 еллар уртасына рус-Византия юнәлешендәге эклектика стиле архитектура истәлеге булган (1899–1900, архитектор Ф.Н.Малиновский) Евфимий Великий һәм Тихон Задонский храмы һәм ике катлы таш борадәрлек корпусы (1893) сакланып кала. 1997 елдан монастырь яңадан эшли башлый, 2000 елда храм реставрацияләнә. Изге Гавриил сөякләре саклана.

Әдәбият

Сказание о Седмиозёрной Богородицкой пустыни... Казань, 1893.

Старец схиархимандрит Гавриил (Зырянов) и Седмиозёрная Казанская Богородичная пустынь. М., 1991.

Республика Татарстан: Православные памятники. Казань, 1998.

Авторлар – Е.В.Липаков, Х.Г.Надыйрова