Тарихы

1687 елларга кадәр нигезләнә. 1920 елларга караган рәсми чыганакларда Иске Әмзә һәм Рус Әмзәсе авыллары бер авыл – Иске Әмзә авылы буларак искә алына. 1860 елларга кадәр халкы дәүләт крестьяннары катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыльләре – игенчелек һәм терлекчелек.

1917 елга кадәр авылда мәктәп була (1875 елда – 8 ир бала һәм 15 кыз бала, 1911 елда 63 ир бала һәм 30 кыз бала укый).

XX йөз башында чиркәү-приход мәктәбе, тимерчелек, 7 вак-төякләр кибете эшли. Авыл җәмәгатенең имана җире 1655 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр авыл Казан губернасының Чистай өязе Иске Әлмәт волостена керә. 1920 елдан – ТАССРның Чистай кантонында. 1930 елның 10 августыннан – Биләр, 1935 елның 10 февраленнән – Тельман, 1958 елның 16 июленнән – Биләр, 1963 елның 1 февраленнән – Октябрь, 1997 елның 10 декабреннән – Нурлат районында.

Хәзер – Әмзә авыл җирлегендә.

Хуҗалык итү рәвеше

1931 елда авылда «Байрак» колхозы оештырыла. 1950 елдан – «Комбайн» колхозы (үзәк утары – Яңа Әмзә авылы), 1994 елдан – «Комбайн» крестьян-фермер хуҗалыклары ассоциациясе, 2001 елдан – «Комбайн» авыл хуҗалыгы кооперативы, 2004 елдан – «Юлдаш», 2007 елдан – «Заман» агрофирмасы», 2009 елдан – «ВЗП Билярск» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятьләре, 2014 елдан – «Шәйдуллин А.Ә.» һәм «Сәйфетдинов М.Г.» крестьян-фермер хуҗалыклары, шулай ук 2020 елдан «Алексагро» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте эшли.

Халкы башлыча үсемлекчелек һәм терлекчелек белән шөгыльләнә.

Мәгариф һәм мәдәният

1918–2011 елларда башлангыч мәктәп, 1978–2012 елларда китапханә (1921 елда уку йорты буларак ачыла), 1994 елга кадәр балалар бакчасы эшли.

Мәдәният йорты (1965 елдан клуб буларак файдаланыла, 1986 елдан яңа бинада), фельдшер-акушерлык пункты, мәчет (1993 елдан) бар.

Авыл янында археология истәлекләре – Иске Әмзә I торулыгы (элгәреге урта гасырлар чорының Имәнкискә культурасы, болгар чоры), Иске Әмзә I, II авыллыклары (болгар чоры), Иске Әмзә III авыллыгы (бронза гасырның Буралы курган культурасы, монголларга кадәрге болгар чоры), Иске Әмзә курган төркеме (бронза гасыр), Иске Әмзә I, II курганнары (чоры билгеләнмәгән) табыла.

Халык саны

1782 елда – 53 ир-ат;
1859 елда – 1010,
1897 елда – 1658,
1908 елда – 2031,
1920 елда – 1832,
1926 елда – 550,
1938 елда – 518,
1949 елда – 395,
1958 елда – 424,
1970 елда – 444,
1979 елда – 369,
1989 елда – 248,
2002 елда – 247,
2010 елда – 293,
2021 елда – 131 кеше (татарлар).