Административ-территориаль буйсынуы

Авыл 1920 еллар башында нигезләнә.

Нигез салынган көннән Казан губернасының Казан өязе Ильинский волостена керә. 1920 елдан ТАССРның Арча кантонында. 1927 елның 14 февраленнән — Воскресенский, 1927 елның 1 августыннан Казан авыл районында, 1938 елның 4 августыннан — Юдино, 1958 елның 16 июленнән Яшел Үзән районында.

Хәзер Әйшә авыл җирлеге составына керә.

Хуҗалык итү рәвеше

1931 елда авылда “Дружба” колхозы оештырыла. 1953 елдан авыл − зурайтылган “Авангард” колхозы (үзәк утары Әйшә авылында), 1960 елдан − “Юдино” нәселле кошчылык (үзәк утары Залесный поселогында), 1966 елдан “Овощевод” совхозлары (үзәк утары Әйшә авылында, 1995 елдан күмәк предприятие, 2012 елдан “Овощевод” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять) составында.

Мәдәният

Авылда ял итү базасы – “Успенка” шәһәр читендәге клуб төзелгән.

Халык саны

1926 елда — 151,
1938 елда — 145,
1949 елда — 70,
1958 елда — 116,
1970 елда — 110,
1979 елда — 81,
1989 елда — 51,
2002 елда — 54,
2010 елда — 74,
2017 елда — 85 кеше (руслар— 52%, татарлар — 43%, чуашлар — 5%).