Эчтәлек

Тарихы

1922 елның октябрендә Уфа шәһәрендә оештырыла. Устав нигезендә оештыручылары – Башкортстан дәүләт нәшрияты, Башкортстан Җир эшләре халык комиссариаты, Башкортстан Сәламәтлек саклау халык комиссариты, Башкортстан Кулланучылар берлеге һ.б.

Асылда, дәүләт оешмалары пайчы булып катнашкан дәүләти-кооператив тибындагы нәшрият. Аңа республикада нәшрият эшен торгызу һәм үстерү, тематик планнар нигезендә барлык фән тармаклары буенча китаплар, брошюралар, дәреслекләр, фәнни-популяр әдәбият, газета-журналлар чыгару, урыннарда китап кибетләре, киосклар ачу, үзендә һ.б. нәшриятларда басылган китап продукциясен халык арасында тарату бурычы йөкләнә.

Эшчәнлегенең башлангыч чорында күбрәк Татарстан китап нәшриятында басылган татарча китапларны сату белән шөгыльләнә. 1923 елдан Башкорт дәүләт нәшрияты белән берлектә үзе дә татарча китаплар бастырып сата.

Полиграфия базасы Уфа һәм Эстәрлетамак шәһәрләрендәге вак басмаханәләрне берләштерү юлы белән оешкан, өстәмә рәвештә Казан басмаханәләре һәм хәреф кою остаханәләреннән китертелгән җиһазлар, татарча хәрефләр белән ныгытылган «Октябрьский натиск» («Октябрь кысымы») дигән басмаханә. Әмма аның үзенә кергән барлык заказларны үтәү мөмкинлеге булмый, шуңа күрә аларның бер өлеше Казан матбагаларында башкарыла.

«Башкнига»ның китап басу өлкәсендәге эшчәнлеге, бигрәк тә беренче елларда, нигездә, татар китабын бастыруга кайтып кала. Анда ел саен 20 дән алып 50 гә кадәр исемдә татарча китап басыла. Алар арасында иҗтимагый-сәяси, педагогика, методика, табигать, филология буенча китаплар, Г.Әхмәров, М.Гафури, М.Мәһдиев төзегән дәреслекләр, матур әдәбияттан Н.Исәнбәт, М.Гафури, С.Рәмиев һ.б. язучыларның әсәрләре бар.

1929 елда «Башкнига» Башкортстан дәүләт нәшриятына кушыла.

Әдәбият

Ахунзянов Т.И. Печать советской Башкирии. Уфа, 1967. Т. 1.

Гузаиров Р.Г. Первые годы деятельности Башкирского книжного издательства (1919–1922) // Книга: исследования и материалы. 1973. Сборник 26.

Каримуллин А.Г. Книги и люди. Казань, 1985.

Каримуллин А.Г. Татарское государственное издательство и татарская книга России (1917–1932). Казань, 1999.