И.А. Гыйләҗев (идея, сценарий авторы, алып баручы). Хәсән Туфан. 2022

Проектның кураторы, эш төркеме җитәкчесе – Б.Л.Хәмидуллин. Редакция советы: И.А.Гыйләҗев (рәис), Л.М.Айнетдинова, М.З.Хәбибуллин, Б.Л.Хәмидуллин, Р.В.Шәйдуллин, Ф.Г.Ялалов. Режиссер, продюсер – Р.И.Хәбибуллин. Рәссам – Г.Р.Дәүләтьянова. Татар теленә Ф.Р.Бәдретдинова һәм И.Х.Хәлиуллин тәрҗемә итте. Татарстан Фәннәр академиясенең Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты

Биографиясе

1900 елның 27 ноябре (10 декабре), Казан губернасы Чистай өязе Иске Кармәт авылы – 1981 елның 10 июне, Казан.

Башлангыч белемне туган авылы мәдрәсәсендә, 1914–1916 елларда «Галия» (Уфа) мәдрәсәсендә ала.

1914 елдан Урал рудникларында һәм заводларында, Лысьва металлургия комбинатында эшли. 1918 елдан Урал, Себер мәктәпләрендә укыта.

1924 елдан Казанди яши, 17 нче мәктәптә укыта (бер үк вакытта «Совет әдәбияты» журналында хезмәттәшлек итә), РВ-27 радиостанциясендә эшли.

Туфан иҗатын 3 этапка бүлеп карыйлар: 1940 еллар уртасына кадәр, 1950 еллар уртасына кадәр, соңгы чор иҗаты.

1940 еллар уртасына кадәрге иҗаты

Беренче шигырьләре матбугатта 1924 елда басылып чыга. 1925–1927 еллар арасында тулаем бер цикл тәшкил иткән «Зәңгәр бүре», «Урал эскизлары», «Ике чор арасында», «Башлана башлады», «Иске Рәсәй үлде», «Бибиевләр» поэмалары языла. Аларда гадәти композиция, кульминация, чишелеш юк; хикәяләү беренче заттан алып барыла, юллар ритмикасы ирекле.

Җәмгыятьтә барган социаль үзгәрешләр поэмада конкрет гаилә мисалында ачыла; хикәяләү геройлары – эш-гамәлләре психологик яктан дәлилләнгән эшчеләр. Проблематиканың, сурәтләү чараларының катлаулылыгы, гади сөйләм һәм экспрессив лексиканың еш кулланылуы, романтик рухның өстенлек алуы поэмаларны кискен тәнкыйтьләү, Туфанны футуризм һәм конструктивизм кебек «төшенкелек рухы белән сугарылган буржуаз сәнгать» агымына иярүдә гаепләү өчен сәбәп була.

1928–1932 елларда шагыйрь иҗади кризис кичерә. 1928–1930 елларда ул Кавказ һәм Урта Азия якларына җәяүле сәяхәт кыла, аны «иҗатка сәяхәт» дип атый. Төрки халыклар тормышы һәм фольклоры белән танышу Туфан иҗатын яңа тема һәм идеяләр белән баета.

1933 елдан ул татар әдәбияты классиклары традицияләренә кире әйләнеп кайта. Лирикасының аһәңлелеге, моңлылыгы арта, ул төгәл, оста эшләнгән рәсемне хәтерләтә башлый, шагыйрь ешрак татар халык җырлары традициясенә мөрәҗәгать итә башлый («Ак каен», 1933; «Озату», 1933). Ул чорларга хас булган вульгар социологизм йогынтысыннан да азат булмый. Моны без гражданлык пафосы белән сугарылган «Оборона маршы» (1933), «Комсомол маршы» (1933) шигырьләрендә, «Ант» (1935) социаль-философик поэмасында, балалар өчен язылган «Юкмыш бабай малае» (1940) әкиятендә дә күрәбез.

«Ант» поэмасы кискен тәнкыйтькә дучар була: анда «җитди идеологик хаталар», «сәяси сукырлык», «бөек юлбашчыбыз иптәш Сталинга яла ягу» кебек «читкә тайпылулар» табыла.

1940 елда Туфанны кулга алалар, 1942 елда үлемгә хөкем итәләр, шул ук елда үлем җәзасы ун ел төрмә һәм тагы биш елга хокукларын чикләү белән алыштырыла. Казанга ул реабилитацияләнеп 1956 елда кайта.

Иҗатының икенче чоры

1940 еллар уртасыннан Туфан иҗатында икенче чор башлана. Төрмә һәм сөрген еллары шагыйрьнең дөньяга карашына, лирикасына сизелерлек йогынты ясый, социалистик стройның, аның идеологиясенең тискәре якларын күрергә ярдәм итә. Туфанның лирик поэзиясе фәлсәфи яктан тирәнәя төшә.

Чорның җитди проблемалары лирик геройның кичерешләре һәм рухи эзләнүләре аша бирелә. «Алга барышлый» (1941), «Хәят» (1942), «Иртәләр җитте исә» (1944), «Гөлләр инде яфрак яралар» (1945), «Моабитны күрдем төшемдә» (1947), «Агыла да болыт, агыла» (1951), «Сүз кушасы килә талларга» (1953), «Сөйли торган материя» (1953), «Һиндстанны эзлим» (1956) шигырьләре эчке драматизм һәм трагизм белән сугарылган.

Кырыс чынбарлыкны тасвирлаганда шагыйрь, гайре табигый метафоралар һәм чагыштырулар эзләп азапланмый, вакыйгалар, күренешләрнең асылын һәм яшәеш драматизмын халыкка табигый образлар, «эзоп теле» аша бирә («Моабитны күрдем төшемдә»).

Гомәр Хәйям, Фирдәүси, Нәваи, шулай ук бер төркем урта гасыр төрки-татар шагыйрьләренә хас «бишәр юллы биш строфа» композициясен файдаланып, Туфан татар совет поэзиясен яңа форма белән баета. Бу строфика (строфаның беренче һәм бишенче юллары кабатлана, чираттагы һәр строфа беренче строфаның юлларыннан башлана) үзенчәлекле боҗра композициясе барлыкка китерә, укучының хисләренә көчле тәэсир итә, әсәр эчтәлегенең фәлсәфи тыгызлыгын арттыра:

Көзге төндә аккош моңая…
Кемгәдер ул эндәшә бугай,
Төннәр буе моңаеп шулай.
Эндәшми тик һичбер кем аңа,
Көзге төндә ялгыз моңая.

Иҗатының өченче этабы

Иҗатының өченче этабына публицистик яңгырашның көчәюе, заман турында киеренке уйланулар хас. «Ә җир барыбер әйләнә» (1953) шигырендә шагыйрь «инквизиция чоры»ның китүе, яңа заман тууы турында хәбәр сала.

1960–1970 еллардагы иҗатының үзәген милләт, туган тел язмышы турында уйланулар тәшкил итә. Татар халкының үткәне белән кызыксыну, киләчәге өчен кайгыру инде төрмә һәм сөрген чорларында ук сизелерлек яңгыраш таба. Бу чорда ул татар халкының рухы кимсетелгәнлеге, туган теленә карата кызыксыну юклыгы турында ачык итеп яза: «Алмаз» (1959), «Истәдер» (1967), «Ни булды сиңа?» (1970). Шәхес өчен туган телнең әһәмияте, дөньяга мәшһүр шәхесләр биргән татарның бай мәдәни мирасы турында ул «Гомер эзләре буйлап» (1968), «Кармәт истәлекләре» (1970) поэтик циклларында уйлана.

«И тормыш» (1963), «Җилкәнен киерә…» (1967), «Еракларга алып киттеләр» (1967) шигырьләрендә кеше һәм табигатьнең аерылгысыз бердәмлеге, кешенең көче һәм бөеклеге, катлаулы, кырыс тормышның матурлыгы турында уйлана.

Шагыйрьнең мәхәббәт лирикасы драмага корылган. «Иртәләр җитте исә», «Ромашкалар» (1956), «Кайсыгызның кулы җылы?» (1956), «Әйткән идең» (1957) шигырьләре тирән метафора һәм эчкерсезлек белән сугарылган.

Туфан поэзиясе татар әдәбиятында тулаем бер этап тәшкил итә. Беренчеләрдән булып ул аңа эшче темасын кертә, тулы тавыш белән милләтләр язмышы фаҗигасе турында сөйли, поэтик телне җыр гадилеге дәрәҗәсенә җиткерә.

Бүләкләре

ТАССРның Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләге лауреаты (1966). Ике Кызыл Байрак ордены белән бүләкләнә.

Истәлеге

1987 елда Аксубай районы Иске Кармәт авылында шагыйрьнең музее ачыла.

Әсәрләре

Сайланма әсәрләр. Казан, 1964.

Әсәрләр: 5 томда. Казан, 2007–2010.

Әдәбият

Сәгъди Г. Татар әдәбияты тарихы. Казан, 1926.

Ак чәчәк атар иде: Хәсән Туфан турында истәлекләр. Казан, 1989.

Гайнетдинов М. Давылларда, җилләрдә. Казан, 1989.

Автор – А.А.Шәмсутова