И.А.Гыйләҗев (идея, сценарий авторы, алып баручы). Мәгубә Сыртланова. 2020

Проектның кураторы, эш төркеме җитәкчесе – Б.Л.Хәмидуллин. Редакция советы: И.А.Гыйләҗев (рәис), Л.М.Айнетдинова, М.З.Хәбибуллин, Б.Л.Хәмидуллин, Р.В.Шәйдуллин, Ф.Г.Ялалов. Режиссер, продюсер – Р.И.Хәбибуллин. Рәссам – Г.Р.Дәүләтьянова. Татар теленә Ф.Р.Бәдретдинова һәм И.Х.Хәлиуллин тәрҗемә итте. Татарстан Фәннәр академиясенең Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты

Биографиясе

1912 елның 15 июле, Уфа губернасы, хәзер Башкортстан Республикасының Бәләбәй шәһәре – 1971 елның 1 октябре, Казан.

Аэроклуб (Тбилиси), Тбилиси үзәк планёр мәктәбен (1941) тәмамлый.

1941 елның июленнән Кызыл Армия сафларында. 1942 елның декабреннән Бөек Ватан сугышы фронтларында, 46 нчы гвардия төнге бомбардировщиклар авиация полкының (4 нче һава армиясенең 325 нче бомбардировщиклар авиация дивизиясе) эскадрилья командиры урынбасары.

2 нче Белоруссия фронты авиациясе составында Кавказда (1942–1943), Тамань ярымутравында (1943), Кырымда (1944) барган сугышларда, Львов – Сандомир (1944), Көнчыгыш Пруссия һәм Берлин (икесе дә – 1945) һөҗүм операцияләрендә катнаша. 1945 елның маена 780 сугышчан очыш ясап, 190 т бомба ташлый.

Сугыштан соң Казанда яши.

Бүләкләре

Ленин ордены, ике Кызыл Байрак, 2 нче дәрәҗә Ватан сугышы, Кызыл Йолдыз орденнары, медальләр белән бүләкләнә.

Истәлеге

Казанда һәм Бәләбәйдә бер урам, Казандагы 52 нче һәм Бәләбәйдәге 2 нче мәктәпләр Сыртланова исемен йөртә. Бәләбәйдә Сыртланова музее бар. Благовещенск шәһәрендә (Башкортстан Республикасы) бюст куела.

Әдәбият

Батырлар китабы — Книга Героев. Казань, 2000.

Авторы – М.З.Хәбибуллин