Тарихы

Казан ханлыгы чорыннан Кече Сайра исеме белән мәгълүм. Революциягә кадәрге чыганакларда шулай ук Сухая Сайра, Красенский исемнәре белән искә алына.

1861 елгы реформага кадәр халкы алпавыт крестьяннары катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыльләре – игенчелек һәм терлекчелек.

ХХ йөз башында авылда 2 тимерчелек, 1 су тегермәне, 1 бакалея кибете эшли. Авыл җәмәгатенең имана җире 149,7 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр Казан губернасының Казан өязе Чыпчык волостена керә. 1920 елдан – ТАССРның Арча кантонында. 1930 елның 10 августыннан Дөбъяз, 1935 елның 10 февраленнән – Биектау, 1963 елның 1 февраленнән – Яшел Үзән, 1965 елның 12 гыйнварыннан – Биектау районында.

Хәзер Бөреле авыл җирлегендә.

Хуҗалык итү рәвеше

Халкы кырчылык һәм терлекчелек белән шөгыльләнә.

Күренекле кешеләре

Г.Р.Павлов (1920–1994) – генерал-лейтенант, Советлар Союзы Герое , СССРның атказанган очучысы, 2 беренче дәрәҗә Ватан сугышы, 2 Кызыл Йолдыз, 4 Кызыл Байрак орденнары кавалеры, Чыпчык авылының бер урамына аның исеме бирелә.

Халык саны

1782 елда – 29 ир-ат;
1859 елда – 170,
1897 елда – 176,
1908 елда – 178,
1920 елда – 189,
1926 елда – 204,
1938 елда – 253,
1949 елда – 228,
1958 елда – 140,
1970 елда – 89,
1989 елда – 11,
2002 елда – 6,
2010 елда – 1,
2017 елда – 5 кеше (таҗиклар).