45 кә якын төре билгеле, Евразиядә таралган.

Татарстан территориясендә 5 төре бар. Тар яфраклы кырыкбуын (G.angustissima), йөнтәс кырыкбуын (G. villosa), ике чәчәкле кырыкбуын (G. biflora), татар кырыкбуыны (G. tatarica) – Кама аръягында, рус  кырыкбуыны – Кама алдында һәм Кама аръягында очрый. Мергельле сөзәклекләрдә, тозлы туфраклы болыннарда, урман буйларында, куаклар арасында үсә.

10-120 см биеклектәге үзәк тамырлы үсемлекләр. Сабагы туры, яфраклы. Яфраклары бөтен, кыякчыл. Таҗ яфрагы сыман җимешсез чәчәкле яки аларсыз гына булган кәрзиннәр сабак очындагы калкансыман чәчәк төркеменә җыйналган. Җимешләре – озынча орлыкчалар. Июль-сентябрьдә чәчәк ата. Җимешләре август-октябрьдә өлгерә. Орлыктан һәм тамырчалардан үрчи. Декоратив үсемлек.

Ике чәчәкле кырыкбуын, рус кырыкбуыны, татар кырыкбуыны ТРның Кызыл китабына кертелгән (2006).

Тар яфраклы кырыкбуын