Биографиясе

1943 елның 17 июле, Ташкент шәһәре – 2014 елның 4 мае, Казан.

Казан медицина институтын тәмамлаганнан соң (1966), шунда ук эшли.

1967 елдан Казан ГИДУВ­ында (хәзер Казан медицина академиясе).

Фәнни эшчәнлеге

Тикшеренүләре үзәк генезның нейроэндокрин билгеләренә һәм авыруларына нурлар ярдәмендә диагноз куюга, сөяк системасының яман шешләренә диагноз кую максаты белән яссы табанлылыкны нурлар ярдәмендә тикшерү һәм радиометрик күзәтүдә изотоплар куллану мәсьәләләренә карый.

Sm-153 препаратын тикшерүгә караган хезмәтләре дөнья күләмендә таныла. «ТРда онкология хезмәте белән идарә итүне оптимальләштерү һәм яман шеш барлыгы беленгән авыруларга ярдәм күрсәтүне яхшырту, социаль-икътисади зыянны киметү максатында яңа технологияләрне гамәлгә кертү» исемле хезмәте өчен ТРның Дәүләт бүләге бирелә (2003).

Хезмәтләре

Нейроэндокринные синдромы и заболевания. Казань, 1990.