Балалар авыруларын өйрәнү өлкәсендәге фәнни-тикшеренү үсеше

  • П.М.Аргутинский-Долгорукий (Казан университетының медицина факультетында балалар авырулары кафедрасын оештыра, 1893);
  • Е.М.Лепский, Ю.В.Макаров, К.А.Святкина (балаларда рахит, авыруларны тукландыру),
  • В.К.Меньшиков (ашкайнату бозылу, диатезларны өйрәнү),
  • Е.В.Короваев, А.М.Потёмкин (балалык чоры аллергологиясе),
  • Г.Ф.Солтанова, Е.В.Белогорская (неонаталогия, яңа туган балаларда авыруларны булдырмау)

эшчәнлекләренә бәйле.

Фундаменталь һәм гамәли медицина мәсьәләләре өлкәсендәге киң колачлы комплекслы эшчәнлек яңа фәнни юнәлешләр булдыруга китерә: респиратор юлларда вируслы һәм бактериаль йогышлы авырулар патогенезы һәм дәвалау мәсьәләләрен өйрәнү (О.И.Пикуза), гепатобилиар система эшчәнлеге бозылу (В.П.Булатов), шул исәптән балалар хирургиясе.

Балаларның сулыш органнарында үлекле-деструктив үзгәрешләрне хирургик дәвалау буенча комплекслы эшләр өчен ТРның фән һәм техника өлкәсендәге Дәүләт бүләге бирелә (М.Р.Рокицкий, А.Ә.Ахунҗанов, Н.П.Гребнев, 1997).

«Сәламәтлек резервы скринингы һәм мәктәпкәчә яшьтәге балаларны «ВИНИБИС» препараты кулланып сәламәтләндерүнең фәнни нигезләмәләре» («Скрининг резерва здоровья и научное обоснование применения препарата «ВИ­НИБИС» в оздоровление детей дошкольного возраста» (Н.Х.Әмиров, О.И.Пикуза, 1999) исемле хезмәт шулай ук ТРның Дәүләт бүләгенә лаек була.