- РУС
- ТАТ
Татарстанның Югары Ослан районындагы авыл. Югары Ослан авылыннан 27 км көньяк-көнбатыштарак, Сөлчә елгасы буенда урнашкан
1647–1652 еллардан мәгълүм. XVI йөздә әлеге җирләр татар бәкләре Макуловлар нәселе милкендә була, нәселне нигезләүче булып Тимофей Макулов бәк санала (башка мәгълүматлар буенча Макыл бәк), Казан ханлыгы яулангач, православие диненә күчеп, Зөя каласында хезмәт итә.
XVIII йөздә – XIX йөзнең беренче яртысында халкы дәүләт крәстияннәре катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек, терлекчелек, шулай ук йөреп сату кәсепчелеге тарала.
1906 елда агач мәчет төзелә. XX йөз башында вак-төякләр кибете эшли.
Авыл җәмәгатенең имана җире 442 дисәтинә тәшкил итә.
1920 елга кадәр Казан губернасының Зөя өязе Келәнче волостенда, 1920 елдан ТАССРның Зөя кантонында. 1927 елның 14 февраленнән – Зөя, 1931 елның 20 октябреннән – Югары Ослан, 1963 елның 1 февраленнән – Яшел Үзән, 1965 елның 12 гыйнварыннан Югары Ослан районында.
Хәзер Макыл авыл җирлеге составына керә.
1930 елда “Алга” колхозы оештырыла, 1952 елдан авыл эреләндерелгән “Дружба” колхозы (Рус Макылы авылы) составында, 1957 елда – Ленин исемендәге колхоз, 1970 елда “Знамя Ленина” совхозы итеп үзгәртелә. 1997– 2007 елларда авыл “Макулово” авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы составында.
Халкы нигездә “Красный Восток Агро” акционерлык җәмгыятенең “Макулово” мегафермасында, “Восток Зернопродукт” акционерлык җәмгыятендә, “Верхний Услон” агрофирмасы” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятендә эшли, умартачылык белән шөгыльләнә.
Авылда мәчет эшли (1999 елдан).
М.А.Сафин (1935 елда) – эпизоотолог, ветеринария фәннәре докторы, профессор, ТАССР, РСФСРның атказанган ветеринария табибе, РФнең атказанган фән эшлеклесе, ТР Дәүләт бүләге лауреаты.
1782 елда – 45 ир-ат;
1859 елда – 110,
1897 елда – 177,
1908 елда – 265,
1920 елда – 221,
1926 елда – 281,
1938 елда – 359,
1949 елда – 328,
1958 елда – 286,
1970 елда – 277,
1979 елда – 318,
1989 елда – 184,
2002 елда – 171,
2010 елда – 166,
2017 елда – 141 кеше (татарлар).
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.