Гомуми мәгълүмат

Ульяновск өлкәсенең төньяк-көнчыгыш өлешендә урнашкан. 1927 елда оештырыла. Мәйданы – 1293 кв.км. Үзәге – Олы Нагаткино авылы (Ульяновск шәһәреннән 35 км ераклыкта урнашкан).

Халкы – 25867 кеше (2016 ел). Татарлар саны 2010 елда – 4047 кеше. Алар, нигездә, Кәшә (Зирекле Күл) һәм Яңа Тимерчән авылларында яшиләр.

Татар җәмгыяте тормышы

Татарлар 1649 елда Кәшә авылына нигез сала. 1917 елгы революциягә кадәр дүрт мәчет һәм ике мәктәп була. Хәзерге вакытта ике мәчет (1993 һәм 2011 елларда төзелә) эшли. Мәктәп диварына – профессор, РСФСРның атказанган зоотехнигы А.Г.Курчаковка, язучы һәм публицист Г.Г.Насыйров (авыл тарихы музеена аның исеме бирелә) яшәгән йортка мемориаль такта куелган.

Яңа Тимерчән авылы XIX йөздә төзелә. 1917 елгы революциягә кадәр монда дүрт мәчет һәм дүрт мәдрәсә була. Хәзерге вакытта мәчет эшли.

2015 елда Олы Нагаткино авылында татар халык иҗатының «Язгы моңнар» тугызынчы Төбәкара балалар фестиваль-конкурсы уздырыла, 2016 да мәчет ачыла. Районда барлыгы биш мәчет эшли.

2015 елда Зирекле Күл авылында Татар теле һәм мәдәнияте көне үткәрелә, үзешчән татар театры эшли. Район мәктәпләрендә татар теле һәм әдәбияты предмет буларак өйрәнелә. Сабан туе бәйрәм үткәрелә.

Күренекле кешеләре

  • Кәшә авылында: Социалистик Хезмәт Герое С.Х.Фәизов, генерал-лейтенант Х.А.Арсланов, РСФСРның атказанган зоотехнигы А.Г.Курчаков, техник фән докторы З.Х.Ногманов, журналист һәм шагыйрь Г.Г.Насыйров, шагыйрь, драматург, ТАССРның атказанган сәнгать эшлеклесе Р.М.Харисов (Ренат Харис), язучы, ТРның атказанган мәдәният хезмәткәре Р.Г.Ибраһимов, 1981 елгы дөнья чемпионы, СССР ның атказанган спорт (биатлон) остасы Н.Г.Мөхитов;
  • Яңа Тимерчән авылында: ТССР һәм РФнең атказанган табибе Т.Ф.Сафин туган.

РФнең атказанган авыл хуҗалыгы эшлеклесе Х.В.Рамазановның тормышы һәм эшчәнлеге Чынлы районы белән бәйле.