Яшьлек еллары

1895 елның 28 ноябре (10 декабре), Казан – 1937 елның 27 октябре, Мәскәү.

Илиас (Ильяс) Алкин – С.Ш.Алкинның улы.

Казанда 1 нче реаль училищене (1914), Мәскәү халык хуҗалыгы институтының икътисад факультетын тәмамлый (1925).

1914 елдан Петроградта Политехника институтында укый; шәһәрдә «Татар учагы» түгәрәген оештыручы һәм җитәкчеләренең берсе.

Сәяси карашлары буенча И.С.Алкин баштарак меньшевикларга, соңрак эсерларга якын тора.

1915 елдан И.С.Алкин Россия армиясендә. 1916 елның язында Петроградтагы Константин артиллерия училищесенә укырга керә. 1917 елның гыйнварыннан Казанда, 2 нче запас артиллерия бригадасының 2 нче батареясында прапорщик.

Февраль революциясеннән соң

Февраль революциясеннән соң И.С.Алкин милли-сәяси хәрәкәттә әйдәп баручылардан була. 1917 елның мартында Казан милициясе башлыгы урынбасары, 16 мартта Казан мөселманнары хәрби комитеты рәисе итеп сайлана.

И.С.Алкин Бөтенроссия мөселманнарының 1 нче корылтае эшендә катнаша, Милли Шура президиумы әгъзасы була. Бөтенроссия мөселман гаскәриләренең 1 нче корылтаенда Хәрби Шура рәисе итеп сайлана. Петроградка баргач, Вакытлы хөкүмәтнең Хәрби Шураның мөселманнар мәсьәләләре буенча эш итү хокукын тануына ирешә. Чыгышларында мөселманнардан аерым хәрби берәмлекләр оештырырга кирәклеген таләп итә.

1917 елның И.С.Алкин августында генерал Корнилов җитәкчелегендәге фетнәне бастыруда катнаша. Октябрь революциясе көннәрендә Хәрби Шура исеменнән Совет хакимиятен яклавын белдерә. Соңыннан ул фикереннән кире кайта, большевиклар сәясәте илдә татулык, тынычлык урнаштыруга ярдәм итми, дигән нәтиҗәгә килә.

И.С.Алкин татар милләтен саклап калу чараларын күрергә чакыра. Учредительләр җыенына Казаннан делегат булып сайлана. Эшчәнлеге шул ук көннәргә туры килгән Милләт Мәҗлесенең дә депутаты була. Анда И.С.Алкинны рәис урынбасары итеп сайлыйлар.

И.С.Алкин зур бәхәсләрдән соң җиңүгә ирешкән туфракчылар фракциясен оештыручылардан санала. Аңа Идел-Урал Штатын гамәлгә кертү һәйәте рәисе вазифасы йөкләнә.

И.С.Алкин шулай ук Бөтенроссия мөселман гаскәриләренең 2 нче корылтаен чакыру һәм аны үткәрүне оештыруда башлап йөри. Идел-Урал Штатын төзегәндә халыкны сыйныфларга бүлгәләмичә, төбәктә яшәүче һәркемнең, һәр милләт кешесенең ихтыяҗын канәгатьләндерүне яклап чыга. Идел-Урал Штатын Федератив Россиянең бер өлеше буларак күзаллый.

Большевиклар уздырган сәяси чараларны тәнкыйтьләп, И.С.Алкин «социализм илдә штык һәм нагайка ярдәмендә урнаштырыла» дип белдерә. Аның уй-фикерләре белән килешмәгән большевик делегатлар мөселман гаскәриләренең 2 нче корылтаен ташлап чыгалар.

Корылтайда Идел-Урал Штатын гамәлгә кертү утырышлары алдыннан И.С.Алкин һәм аның тарафдарлары кулга алына. Большевиклар аларны Казанда түнтәреш әзерләүдә гаепли. Күпмедер вакыттан соң И.С.Алкин һ.б. азат ителә. Март ахырында Хәрби Шура һәм кайбер башка милли оешмалар эшчәнлеге тыела.

1918 елның апрелендә И.С.Алкин КОМУЧ тарафдарларына кушыла: куып таратылган Учредительләр җыены әгъзалары бюросына кабул ителә, 1918 елның сентябрендә Уфада һәм Екатеринбургта уздырылган съездларда рәис урынбасары була.

1918 елның ноябрендә Екатеринбургта башка КОМУЧ әгъзалары белән бергә колчакчылар тарафыннан кулга алына. Аннан качып китә.

Әхмәтзәки Вәлиди оештырган Башкорт мохтарияты хөкүмәтенә кабул ителә: милли башкорт гаскәрләре штабы башлыгы һәм гаскәр командующиенең урынбасары, Башревком әгъзасы, хезмәт комиссары, Башкорт Республикасының хәрби комиссары вазифаларын үти.

1919 елның башында Башкорт мохтарияты җитәкчеләре большевикларга кушылу чаралары күрә башлый. Ә.Вәлиди белән бергә И.С.Алкин да хакимият вәкилләре белән уртак сөйләшүләрдә катнаша. 1919 елның февраль ахырларында аларны хөкүмәт башлыклары В.И.Ленин белән И.В.Сталин кабул итә.

Советлар ягында

Башкортстан Автономияле Совет Социалистик Республикасын төзү турында декрет кабул ителгәч, И.С.Алкин большевиклар ягына чыга, РКП(б) сафларына алына.

1920 елның июнендә, БАССР хөкүмәте фетнәсеннән соң, Ә.Вәлидинең көрәштәше буларак, И.С.Алкин кулга алына, Мәскәүнең Бутырка төрмәсенә ябыла. Шул елның декабрендә Үзәк Башкарма комитеты секретаре А.Енукидзе ярдәмендә төрмәдән чыгарыла. И.С.Алкинны И.В.Сталин кабул итә.

И.С.Алкин Шәрекъ хезмәт ияләре коммунистик университетына (Мәскәү) эшкә билгеләнә: Көнчыгыш (Шәрекъ) илләре икътисады һәм географиясе кабинеты мөдире, лектор, ассистент булып эшли.

Урта Азия икътисади географиясенә багышланган монографиясе басылып чыккач («Средняя Азия. Экономико-географический очерк». М., 1931), И.С.Алкин җитди тәнкыйтьләнә, буржуаз милләтчелектә гаепләнә, М.Солтангалиев тарафдары дип атала. Әмма 1937 елга кадәр гыйльми эшчәнлеген дәвам иттерә. Бөтендөнья зур атласын нәшер итүгә әзерлек барышында Урта Азия бүлеге җитәкчесе була.

Бер үк вакытта Мәскәү университетында укыта, аңа профессор дәрәҗәсе бирелә.

1937 елның 22 сентябрендә И.С.Алкин кулга алына, бер айдан соң, 27 октябрьдә, контрреволюцион эшчәнлектә һәм шпион-террорчылыкта гаепләнеп, атып үтерелә. 1955 елда аклана.

И.С.Алкин – икътисади географиягә караган хезмәтләр авторы.

Хезмәтләре

Основы нашего производства: экономико-географический очерк. М. – Л., 1924.

Әдәбият

Политические деятели России 1917: биографический словарь. М., 1993.

Усманова Д. Из рода Алкиных // Татарстан. 1993. № 12.

Султанбеков Б. Ильяс Алкин: жизнь и судьба // Татарстан. 1994. № 9–10.

Илиас Алкин – общественный деятель, военачальник, ученый: документы и материалы. Казань, 2002.

Автор – Д.М.Усманова