Эчтәлек

Бөтенроссия мөселман гаскәриләренең беренче корылтае карары белән 1917 елның июлендә Казанда оештырыла (кара: Бөтенроссия мөселманнары корылтайлары).

Шура хәрби округ, армия, флот һәм аерым гаскәри берәмлекләр вәкилләреннән һәм корылтайда билгеләнгән 12 бәйсез әгъзадан тора.

Рәисе – И.Алкин, рәис урынбасарлары – Г.Токымбәтов, Ә.Әсәдуллаев (соңрак аны А.Якубовский алыштыра), әгъзалары: Җ.Алкин, Г.Монасыйпов, М.Солтангалиев, К.Якубов, Т.Мәмлиев, С.Кугушев, А.Таһиров, Ю.Абдерахман, Г.Гобәйдуллин, Х.Әбелханов һ.б.

Генерал Л.Г.Корнилов җитәкчелегендәге фетнәне бастыруда актив катнашкан өчен Вакытлы хөкүмәт 1917 елныж сентябрендә Хәрби Шурага армияләрдә мөселман гаскәри берәмлекләрен төзергә, 1918 елның гыйнварына кадәр тылдагы берничә запас полкны мөселманнардан тупларга рөхсәт бирә.

Хәрби Шура тырышлыгы белән тиз арада:

  • Оренбург шәһәрендә 1 нче,
  • Уфада 2 нче,
  • Бәләбәй шәһәрендә 6 нчы мөселман укчы полклары,
  • Петроградта гвардияле катнаш полк,
  • Финляндиядә 2 мөселман батальоны (соңрак полк буларак таныла) һ.б. оештырыла.

Хәрәкәттәге армия, корпус, дивизия, полкларда һәм төрле хәрби округларда, гарнизоннарда 300 дән артыграк мөселман хәрби комитетлары төзелә.

Хәрби Шураның үзәге (Ставкасы) Казанда урнаша. Петроградта һәм Милли Шура карамагында бүлекләре ачыла.

Хәрби Шура әгъзалары татар халкының милли азатлык хәрәкәтендә актив катнашалар.

Бөтенроссия мөселман гаскәриләренең икенче корылтае барышында Хәрби Шура җитәкчеләреннән И.Алкин, Җ.Алкин, Г.Токымбәтов һәм Й.Мозаффаров Совет хакимияте тарафыннан кулга алына. Моңа җавап итеп Хәрби Шура үз мәнфәгатен яклау өчен Мөселман революцион штабын оештыра, аның җитәкчесе итеп Г.Монасыйпов билгеләнә.

Хәрби Шура эшчәнлеген Казанның Болак елгасы аръягында (мөселманнар яшәгән өлештә) дәвам итә (кара: Болак арты республикасы).

Казан советы үз утырышында Болак арты республикасын куып тарату турында карар кабул итә, туплар белән коралланган кызылгвардияче көчләр һөҗүмгә күчәләр. Хәрби Шурага буйсынган гаскәри берәмлекләр коралсызландырыла. РСФСР Милләтләр эше халык комиссариатының 1918 елның 24 март Декреты белән Хәрби Шураның үзәк оешмасы, шул елның 24 апрель карары белән Хәрби Шураның Мәскәү бүлеге, 22 май карары белән Милли Шура карамагындагы бүлеге бетерелә.

Хәрби Шураның матбугат органнары: «Безнең тавыш» һәм «Известия Всероссийского мусульманского военного Шуро» («Бөтенроссия мөселманнары Хәрби Шурасы хәбәрләре») газеталары.

Әдәбият

Давлетшин Т. Советский Татарстан. Лондон, 1974.

Тагиров И.Р. Очерки истории Татарстана и татарского народа (XX в.). Казань, 1999.

Илиас Алкин – общественный деятель, военачальник, ученый: документы и материалы. Казань, 2002.

Автор – И.Г.Гыйззәтуллин