Җыеннарда Россия мөселманнарының мөстәкыйль идарә итү идеяләрен тормышка ашыру, мәгарифкә кагылышлы проблемаларны чишү, Россия мөселманнарының мәнфәгатьләрен вәкиллекле хакимият органнарында якларлык сәяси оешма төзү мәсьләләре дә карала.

Мөселман иҗтимагый-сәяси эшлеклеләре инициативасы белән оештырыла.

Бөтенроссия мөселманнары корылтайлары эшендә Россиядә яшәүче мөселманнар – татар, азәрбайҗан, башкорт һ.б. халыкларның вәкилләре катнаша.

Корылтайларда «Иттифакъ әл-мөслимин» партиясе, Бөтенроссия мөселманнарының Милли Шурасы, Бөтенроссия мөселманнарының Хәрби Шурасы һәм Милләт Мәҗлесе оештырыла, Россия мөселманнарының мөһим проблемаларын хәл итү турында килешүгә ирешелә.

Бөтенроссия мөселманнарының беренче корылтае

1905 елның 15 августында Түбән Новгород шәһәрендәге ярминкә вакытында «Густав Струве» пароходында яшерен рәвештә уза.

Корылтайда 120 ләп кеше, шул исәптән Й.Акчура, Ә.Әхтәмов, Р.Ибраһимов, Г.Тупчыбашев һ.б. катнаша; И.Гаспринский рәислек итә.

Көн тәртибендәге мәсьәләләр:

  • мөселманнарның мәгарифен һәм мәдәниятен үстерү чараларын билгеләү;
  • Ильминский системасына карата уртак мөнәсәбәт булдыру;
  • Дәүләт думасына мөселман депутатларны сайлауны оештыру;
  • мөселманнарның динирухи, хокукый-иҗтимагый һәм икътисади ихтыяҗларын бәян итеп, патша исеменә хат юллау һ.б.

Корылтайда Россия мөселманнарының «Иттифакъ әл-мөслимин» партиясен төзү турында карар кабул ителә. Корылтай шулай ук:

  • Россиядә яшәүче барлык халыкларның гражданлык, сәяси һәм дини хокукларының тигез булырга тиешлеген яклый;
  • мәгърифәтчелек эшчәнлеген киң җәелдерү кирәклеген көн тәртибенә куя;
  • шушы максатларга ирешү өчен урыннарда җирле җыеннар оештырырга тәкъдим итә.

Корылтайда сул сәяси карашта торучы яшьләр (Г.Исхакый, Ф.Туктаров, Ш.Мөхәммәдъяров һ.б.) белән күпчелекне тәшкил итүче либерал карашлы вәкилләр (Г.Тупчыбашев, Й.Акчура һ.б.) арасында бәхәс туа. Сул карашлылар уң тарафта булган либералларның Россия мөселманнары җәмгыятендә сыйнфый каршылык юк дип белдерүләре белән килешмиләр.

Г.Исхакый оештырылачак «Иттифакъ әл-мөслимин»не дә мөселманнарның мәдәни берләшмәсе рәвешендә күзалларга кирәклекне таләп итә, оешма Россиядәге мөселман халыкларын үз мәгарифен, мәдәниятен һәм милли үзаңын үстерү юлында берләштерергә тиеш, дип белдерә.

Бөтенроссия мөселманнарының икенче корылтае

1906 елның 13–23 гыйнварында С.-Петербургта яшерен рәвештә уздырыла.

Корылтайда 100 гә якын делегат, шул исәптән Й.Акчура, Р.Ибраһимов, С.Максуди, Г.Тупчыбашев катнаша.

Утырышлар барышында I Дәүләт думасына сайлауларда бердәм сәяси платформа булдыру, «Иттифакъ әл-мөслимин» сәяси партиясе оештырылуы турында рәсми рәвештә белдерелә, аның Уставы һәм программасы раслана. Партиянең алдан әзерләнгән программасына кайбер делегатлар (Г.Исхакый һ.б.) тарафыннан үзгәрешләр тәкъдим ителү сәбәпле, ул вакытлыча гына кабул ителә.

Партиянең киләчәк эшчәнлеге, оештырылу рәвеше һәм сәяси тактикасы мәсьәләсендә җитди бәхәс кузгала. Сул карашта булган делегатлар сыйнфый көрәш көчәя барган вакытта гомуммөселман сәяси партиясенең эшне уңышлы башкарачагына шик белдерәләр.

Делегатларның күпчелеге I Дәүләт думасына сайланасы мөселман депутатларының саны, мөселман халкының гомуми саныннан чыгып, билгеле бер нисбәттә булырга тиеш дигән карашны хуплый.

Сайлаулар барышында һәм Дума эшчәнлегендә мөселман депутатлар кадетлар партиясе мәсләгенә йөз тотачак дигән карар кабул ителә.

Бөтенроссия мөселманнарының өченче корылтае

1906 елның 16–21 августында Түбән Новгородта рәсми рәвештә уза.

Корылтайда 800 ләп делегат, шул исәптән Й.Акчура, Р.Ибраһимов, И.Гаспринский, С.Алкин, Һ.Максуди катнаша. Рәис: Г.Тупчыбашев.

Корылтайны уздыруга рөхсәт алу өчен берничә делегат исеменнән эчке эшләр министрына үтенеч хаты юллана, анда башлыча дин тотуга кагылышлы мәсьәләләр (Мөхәммәд пәйгамбәр күрсәткән юлдан тайпылуларга каршы көрәш һ.б.), мәдрәсәләрдә заманча үзгәрешләр кертү, мөселманнар дини идарәсен үзгәртеп кору кирәклеге турында гына сүз барачагы әйтелә.

«Иттифакъ әл-мөслимин» партиясен оештыруда башлап йөргән алдынгы карашлы делегатлар (И.Гаспринский, Й.Акчура һ.б.) корылтай эшчәнлеген бу мәсьәләләргә генә багышлауга ризасызлык белдерәләр, утырышларда катнашмаска булалар. Корылтай алдыннан узган фикер алышуда килешүгә ирешелә. 1905 елның 17 октябрендә игълан ителгән Манифестка бәйле рәвештә көн тәртибе киңәйтелә.

Утырышлар барышында делегатлар мөселман милли азатлык хәрәкәтенә мөнәсәбәтләренә карап 3 төркемгә бүленәләр: консерваторлар, либераллар һәм сул карашта торучылар.

«Иттифакъ әл-мөслимин» партиясенең программасы кабул ителә, 15 кешедән торган Үзәк комитет сайлана.

Төп мәсьәләләр буенча 8 пунктлы карар раслана:

1) II Дәүләт думасын чакыруны тизләтүгә һәм 17 октябрь Манифестында игълан ителгән ирекнең тормышка ашырылуына ирешергә;

2) халык мәгарифе системасын тулаем үзгәртеп корырга:

  • 8 яшенә җиткән барлык малай һәм кызларны башлангыч мәктәптә мәҗбүри укытуны кертергә;
  • барлык мөселман уку йортларында уку-укытуны бердәй программа нигезендә ана телендә башкарырга, рус телен аерым предмет буларак укытылырга;
  • барлык югары сыйныфларда, мөмкинлек булганда башлангыч сыйныфларда да, төрек телен өйрәнергә;
  • бердәй уку-укыту программасын тизрәк булдыру өчен Россия шәһәрләрендә 1907 елның маенда укытучылар җыеннарын, шул елның августында Казанда Бөтенроссия мөселман укытучылар корылтаен уздырырга;
  • мөселман уку йортларын хөкүмәт һәм земство оешмалары финансларга тиеш; уку йортлары эшчәнлегенә күзәтчелек итүне сайлаулы коллегия башкаруына тапшырырга (бу пункт шундый 33 тәкъдимне үз эченә ала);

3) мөселманнар диния идарәсе эшчәнлегенә үзгәрешләр кертергә:

  • мөфти һәр 5 ел саен сайлап куелырга;
  • мөселман һәм православие дин әһелләре бертигез хокукка ия булырга;
  • мөселманнарга кагылышлы барлык мәхкәмә эшләрен хәл итү Мәхкәмәи Исламиягә тапшырылырга, аларны караудан дәүләт оешмалары азат ителергә;
  • Россиядә мөселманнарның сайлап куелган иң югары вәкиле – Рәисүл Голяма вазифасын булдырырга, аңа мөселманнар гозерен белдерү өчен турыдантуры император җәнапларына мөрәҗәгать итү хокукы бирергә, диелә (бу пункт 13 тәкъдимне үз эченә ала).

Делегатлар исеменнән Россия Министрлар советы рәисе адресына Дәүләт думасы эшли башлаганчы мөселманнарга кагылышлы законнар кабул ителмәсен дигән мөрәҗәгать тә басыла.

Кавказда мөселманнар белән әрмәннәр арасындагы ызгыш-бәрелешләргә карата мөнәсәбәт белдерелә – ике халыкның да руханиларына һәм зыялыларына мәсьәләне кан коймыйча хәл итү кирәклеге турында мөрәҗәгать кабул ителә.

Чираттагы корылтайны 1907 елның 10 августында Түбән Новгородта үткәрү билгеләнә.

Бөтенроссия мөселманнарының дүртенче корылтае

1914 елның 15–25 июнендә С.-Петербургта уза.

Корылтайда 30 лап делегат (башлыча, IV Дәүләт думасы депутатлары) катнаша.

Корылтай «Иттифакъ әл-мөслимин» оешмасының барлыгын дәлилләү максатында оештырыла. Түбәндәге мәсьәләләр карала:

  • мөселман кануннарына үзгәрешләр кертү,
  • мөселман дини оешмаларының искеләрен яңарту, яңаларын булдыру.

Дәүләт думасындагы мөселманнар фракциясе вәкилләренә мөселманнар күтәргән мәсьәләләр турында Россия хөкүмәтенә хәбәр итү һәм мөселманнар делегациясен Думада кабул итүне оештыру бурычы йөкләнә.

Бөтенроссия мөселман җәмәгать оешмалары вәкилләре җыены

1914 елның 6-10 декабрендә Петроградта уза.

Җыенда 70 ләп делегат катнаша. IV Дәүләт думасы мөселманнар фракциясе тәкъдиме белән чакырыла. Яраланган сугышчыларга ярдәм оештыру мәсьәләсе карала.

Җыелышның җитәкчеләре: Ибне Әхтәмов, М.Әсәдуллаев, Г.Мөфтизадә һ.б. Кабул ителгән карарлар:

  • Бөтенроссия мөселманнары исеменнән Кавказ фронтында заманча җиһазландырылган санитария отрядын оештыру һәм тоту;
  • җирле мөселман җәмәгать оешмаларында хәйрия акчасын җыю өчен комитетлар булдыру.

Шушы мәсьәләләрне хәл итүне оештыру өчен Россия мөселман җәмәгать оешмаларының Үзәк комитеты сайлана (Ибне Әхтәмов, М.Әсәдуллаев, Г.Мөфтизадә, З.Шамил, Г.Сыртланов, Һ.Максуди һ.б.).

I Бөтенроссия мөселман корылтае

1917 елның 1–11 маенда Мәскәүдә уза.

Корылтайда 900 ләп делегат катнаша. Президиумга барлык мөселман төбәкләреннән 12 кеше, шул исәптән И.Алкин, И.Әхтәмов, М.Бигиев, Х.Габәши, Г.Исхакый, Ф.Кәрими сайлана.

Корылтай Россия мөселманнарының Вакытлы Үзәк бюросы инициативасы белән чакырыла.

Көн тәртибенә куелган мәсьәләләр:

  • Россиянең киләчәктәге эчке дәүләт төзелеше мәсьәләсе;
  • сугышка мөнәсәбәт белдерү;
  • мәгариф мәсьәләләре;
  • дин мәсьәләсен карау;
  • мөселман гаскәри берәмлекләрен оештыру;
  • җир бүленеше мәсьәләсе;
  • хатынкыз хокукы мәсьәләсе;
  • эшчеләр сыйныфы мәсьәләсе;
  • Учредительләр җыенына мөнәсәбәт;
  • Россия мөселманнарының Олуг Милли Шурасына сайлаулар (кара: Милли Шура).

Делегатлар 9 секциягә бүленеп эшли.

Россиянең киләчәктәге эчке дәүләт төзелеше мәсьәләсе тикшерелгәндә җитди бәхәс туа. Ә.Цаликов, М.Рәсүлзадә, Зәки Вәлиди, Һ.Максуди һ.б. докладчылар берничә вариант тәкъдим итәләр.

Кавказ, Төркестан һәм Казакъстан вәкилләренең күпчелеге милли мохтариатларны берләштергән федератив дәүләт төзү кирәклеген белдерә. Казан төбәге делегациясе вәкилләре унитар дәүләт составында милли-мәдәни мохтарият төзү яклы булалар.

Озакка сузылган бәхәсләрдән соң түбәндәге карар кабул ителә: Россиядә бергә тупланып яшәүче мөселманнар мәнфәгатенә демократик рухлы, территориаль, милли-федератив башлангычлар рәвешендәге дәүләт төзелеше җавап бирә, ә билгеле бер территорияләре булмаган милләтләр милли-мәдәни мохтарият төзелешеннән файдаланырга тиеш. Бу карарны 446 делегат хуплый, 271 делегат каршы тавыш бирә.

Ә.Цаликовның сугышны дәвам итү-итмәүгә багышланган чыгышыннан соң делегатларның күпчелеге кан коюны туктату кирәклеген, Эшче һәм солдат депутатларының Петроград Советы тәкъдим иткәнчә, аннексияләрсез һәм беркем тарафыннан да контрибуцияләр түләтмичә, халыкларның үзбилгеләнүе нигезендә солых килешүе төзүне хуплый. Делегатлар шулай ук Вакытлы хөкүмәтнең сугыш максатларын бәян иткән, империалистик сәясәттән баш тарткан 1917 елның 27 март мөрәҗәгатен дә хуплый.

Мәгариф һәм мәдәният мәсьәләләре тикшерелгән утырышның карары: башлангыч белем бирү түләүсез һәм һәр бала өчен мәҗбүри булырга, укыту ана телендә алып барылырга, рус теле аерым фән буларак укытылырга тиеш (бу пункт 24 тәкъдимне эченә ала; алар нигездә Бөтенроссия мөселманнарының өченче корылтаенда кабул ителгән тәкъдимнәргә туры килә).

Хәрби-гаскәри төзелеш мәсьәләләрен тикшергәндә делегатлар полковник И.Галиев белән Казан гарнизоны мөселман комитеты рәисе урынбасары Г.Монасыйпов чыгышларында әйтелгән тәкъдимнәрне хуплыйлар: мәҗбүри хәрби хезмәт бетерелергә тиеш. Армия бар вакытта, ул милли гаскәри берәмлекләрдән торырга тиеш. Аерым мөселман гаскәри берәмлекләре оештырылырга, солдатлар үзләре яшәгән төбәктә генә хезмәт итәргә тиеш һ.б.

Ислам диненә кагылышлы мәсьәләләрне тикшергәндә С.Алкин белән К.Тәрҗемани тәкъдимнәренә өстенлек бирелә: Диния нәзарәтен (Оренбург Дини Мөхәммәди җыенын) үзгәртеп кору һәм Вакытлы Диния идарәсен (мөфтиятне) сайлау һ.б.

Җир мәсьәләсенә кагылышлы утырыш бик бәхәсле уза. Ш.Мөхәммәдъяров докладыннан соң корылтай делегатлары җирнең халыкка түләүсез бүлеп бирелергә тиешлеге турында карар кабул итәләр. Шул ук вакытта эре җирбиләүчеләргә җирле үзидарәләр билгеләгән күләмдә йолым хакы түләнергә тиешлек тә карала. Үз көче белән җир эшкәртүче шул җирдән файдалану хокукына ия, җир белән сәүдә итү тыелырга тиешлеге турындагы тәкъдимнәр кабул ителә. Җир бүленеше мәсьәләсен хәл итү Учредительләр җыены узганчы чигерелеп торырга тиеш, хәзергә исә Бөтенроссия крәстияннәре съезды карары нигезендә эш йөртүне хупларга кирәк, диелә. Җиргә кагылышлы карар-тәкъдимне раслаудан Башкортстан белән Төркестан вәкилләре баш тарта.

Төркестан һәм Кавказ төбәге вәкилләре хатын-кызларга сайлау хокукы бирүгә каршы чыга. Күпчелек тавыш белән корылтайда мөселман хатын-кызларын сәяси һәм гражданлык хокукларында ир-ат белән тигезләү тиешлеге, сайлау вакытында хатын-кызларга аерым урыннар билгеләнергә кирәклеге белдерелә. Корылтай шулай ук күп хатынлыкны бетерергә, хатын-кызга иреннән аерылу хокукы бирергә, өйләнешү 16 яшьтән рөхсәт ителергә тиеш дигән карар кабул итә.

Эшчеләр сыйныфына кагылышлы мәсьәләдә шул сыйныф вәкиле булган Н.Мохтаров тәкъдимнәре раслана:

  • 8 сәгатьлек эш көне билгеләү,
  • эшченең иминлеген тәэмин итү һәм медицина ярдәме күрсәтү чыгымнарын эшкә яллаучыдан түләтү,
  • эшчеләрнең җәмгыятьоешмалары хокукы,
  • эшкә яллаучының эшчеләргә кагылышлы кануннарны үтәмәве,
  • 16 яшенә җитмәгән яшүсмерләрне яки сәламәтлеккә зарарлы җитештерү предприятиеләренә хатынкызны эшкә алу очракларын, штрафларны тыю мәсьәләләре буенча карарлар кабул ителә.

Мөселманнарның Учредительләр җыенына сайлауларда катнашу мәсьәләсе аерым тикшерелә. Трудовиклар партиясеннән дә уңрак булмаган партия һәм блокларга кушылу мөмкин булсын өчен, мөселман демократик блогы төзү кирәклеге әйтелә. Шунда ук эсерлар партиясенең генә рус булмаган милләтләргә үз тормышларын үзләренчә кору хокукын яклавы әйтелә.

Корылтайда Милли Шура оештыру карары кабул ителә, аның Башкарма комитеты һәм Диния нәзарәте (мөфтият) идарәсе әгъзалары сайлана (идарә рәисе итеп Г.Баруди билгеләнә).

Корылтай беркетмәләрен 1917 елда Петербургтагы «Әманәт» ширкәте бастырып чыгара.

II Бөтенроссия мөселман корылтае

1917 елның 21 июль – 2 август көннәрендә Казанда уза.

Корылтайда 200 ләп делегат, шул исәптән Ибне Әхтәмов, М.Вахитов, Г.Ибраһимов, Г.Исхакый, С.Максуди, Г.Токымбәтов, Ә.Цаликов катнаша. Корылтай эшендә Төркестан, Кавказ, Кырым төбәге вәкилләре катнашмый.

Көн тәртибендәге мәсьәләләр:

  • Учредительләр җыенына сайлауларга хәзерлек;
  • миллимәдәни мохтарият төзелеше;
  • җир бүленеше мәсьәләләре;
  • хатынкыз хокуклары мәсьәләсе һ.б.

22 июльдә Бөтенроссия мөселман гаскәриләренең беренче корылтае һәм Бөтенроссия мөселман руханилары корылтае делегатлары белән берләштерелгән утырыш уздырыла (1000 нән артыграк кеше катнаша). Ул утырышта Эчке Россия һәм Себер төрки-татарларының милли-мәдәни мохтариятын төзү турында декларация кабул ителә; Эчке Россия һәм Себер төрки-татарларының милли-мәдәни мохтарият нигезләрен эшләү комиссиясе төзелә.

22 июль көне Россия мөселманнарының милли бәйрәме дип игълан ителә.

Корылтайда катнашучылар мөселманнарны Россиянең революцион демократлары һәм алар төзегән хакимият органнары белән берләшергә чакыралар. Мөселман гаскәри берәмлекләрен төзергә рөхсәт алу өчен Вакытлы хөкүмәт тарафына делегатлар җибәрү карала.

Учредительләр җыены чакырылганны көтеп тормыйча, Россия мөселманнарының милли-мәдәни мохтариятын гамәлгә ашырырга, шушы корылтайда ук аның оешмаларын булдыру тәртипләрен эшләргә карар кылына.

Делегатлар шулай ук түбәндәге тәкъдимнәрне хуплыйлар:

  • Төркестан, Кырым һәм Кавказ төбәге мөселман халыкларына дәүләт төзелеше формасын сайлау хокукын үзләренә калдыру;
  • дин, мәгариф һәм тел мәсьәләләрен Эчке Россия һәм Себер мөселманнары мохтарияты карамагына тапшыру;
  • Миллимәдәни мохтариятның иң югары вәкаләтле канун чыгару органы – Милләт Мәҗлесен чакыру;
  • мөселманнар яшәгән Эчке Россия территориясе милли губерналарга бүленергә, анда иң югары вәкаләтле орган – губерна милли җыены булырга тиеш;
  • Учредительләр җыенына хәзерлек барышында демократсоциалистлар платформасында торган гомуммөселман блогын булдыру, мөселман кандидатларның бердәм исемлеген төзү;
  • кулланылышта булган барлык җирләр шунда хезмәт итүчеләргә түләүсез бүлеп бирелергә тиеш;
  • 8 сәгатьлек эш көне кертү, эшчеләрнең социаль иминиятен саклауны дәүләткә йөкләү, социалистик партияләрнең эшчеләргә мөнәсәбәтле программа минимумын кертү кирәклеге хәл ителә.

Хатын-кыз хокуклары мәсьәләсендә делегатлар I Бөтенроссия мөселман корылтаенда кабул ителгән карарны (варислык һәм шаһитлык күрсәтмәләре бирү хокукы каралган өлештән кала) тормышка ашыру кирәклеген, Диния нәзарәтенең шул карарга таянып эш итәргә тиешлеген белдерәләр.

Корылтайда кабул ителгән карарлар турында рәсми рәвештә Вакытлы хөкүмәткә хәбәр итү һәм, Учредительләр җыенын көтмәстән, аларны гамәлгә ашыру өчен хөкүмәттән рөхсәт алу бурычы Милли Шурага йөкләнә.

Бөтенроссия мөселман гаскәриләренең беренче корылтае

1917 елның 17–26 июлендә Казанда уздырыла.

Бөтенроссия мөселманнарының вакытлы хәрби советы тәкъдиме белән чакырыла.

Хәрби министр А.Ф.Керенскийның башта корылтай уздырырга рөхсәт бирмәве сәбәпле делегатларның байтагы килми. Корылтайда 200 дән артык солдат һәм офицер, шул исәптән И.Алкин, Х.Әбүлханов, Г.Токымбәтов, Г.Гобәйдуллин катнаша.

Көн тәртибенә куелган мәсьәләләр:

  • мөселман хәрби оешмаларын төзү эше,
  • мөселман гаскәри берәмлекләрен туплау,
  • Учредительләр җыенына сайлауларда катнашу,
  • җиргә һәм хатынкызлар хокукына караган мәсьәләләр,
  • даими эшләүче Бөтенроссия мөселманнары Хәрби Шурасын сайлау.

Түбәндәге карарлар кабул ителә:

  • тылдагы гарнизоннарда гарнизон мөселман хәрби комитетларын, фронтларда армия һәм дивизия мөселман хәрби комитетларын оештырырга;
  • урыннарда армия берәмлекләрен халык милициясе дип үзгәртергә яки милли гаскәри берәмлек итәргә;
  • кичекмәстән милли гаскәри берәмлекләрне оештыруга керешергә;
  • Учредительләр җыенына делегатлар сайлауларда актив катнашырга, фәкать мөселман социалистик оешмалары һәм төркемнәре белән блоклар төзергә;
  • миллисоциалистик блоклар оештыруга әһәмият бирергә;
  • мөселман хатынкызларын сәясәттә һәм тормыш-көнкүрештә ир-ат белән тигез хокуклы санарга.

Делегатлар җирдән файдалану мәсьәләсендә түбәндәге карарлар кабул итәләр:

  • аграр секторга караган җирләр халык карамагына күмәк куллану өчен түләүсез тапшырылырга, хосусый милек булмаска;
  • җирдән файдаланудан алынган өстәмә (югары) керем җәмәгать эшчәнлегенә һәм мәгарифмәдәният ихтыяҗларын канәгатьләндерүгә тотылырга;
  • аграр мәсьәләләргә кагылышлы карарларны Учредительләр җыены кабул итәргә, аңа кадәр 25 майда Бөтенроссия крәстияннәре съездында кабул ителгән карарлар гамәлдә булырга тиеш.

Делегатлар А.Ф.Керенский җитәкчелегендәге Министрлар кабинетының милли сәясәтен гаепләп чыгалар, милләтпәрвәр украинлыларга карата кулланылган чараларга ризасызлык белдерәләр, мөселман халыклары өчен тулы хокуклы автономия бирелүен таләп итәләр.

Корылтайда 67 кешедән торырга тиешле Хәрби Шура оештырыла, аларның 36 сы шул көнне үк сайлана.

Хәрби Шура исеменнән «Безнең тавыш» газетасын нәшер итү турында карар кабул ителә.

22 июльдә делегатлар II Бөтенроссия мөселман корылтае һәм Бөтенроссия мөселман руханилары корылтае делегатлары белән берләштерелгән утырышта катнашалар.

Бөтенроссия мөселман руханилары корылтае

1917 елның 17–21 июлендә Казанда уза.

Корылтайда 100 гә якын делегат катнаша.

Көн тәртибенә куелган мәсьәләләр: 1) дини оешмалар турында; 2) хатын-кызлар хокукы мәсьәләсе һ.б.

Хатын-кызлар хокукына кагылышлы мәсьәлә тикшерелгәндә зур бәхәс куба. Бәхәскә сылтау булып Мөфтият тарафыннан хатын-кызларның хокукы һәм бурычлары турында әзерләнгән аңлатма тора. Реакцион руханилар катгый рәвештә хатын-кызларның ирләр белән тигез хокуклы булуына каршы чыга.

Мәсьәләгә ачыклык кертү өчен мөфти Г.Баруди катнашында хатын-кызлар вәкилләре белән киңәшмә уздырыла һәм килешүгә ирешелә.

22 июльдә корылтай делегатлары II Бөтенроссия мөселман корылтае һәм Бөтенроссия мөселман гаскәриләренең беренче корылтае делегатлары белән бергәләп уздырылган утырышта катнашалар.

Бөтенроссия мөселман гаскәриләренең икенче корылтае

1918 елның 8 (21) гыйнвар – 20 февраль (3 март) көннәрендә (бүленеп) Казанда уза.

Корылтайда 203 делегат (күпчелеге эсерлар партиясе платформасына якын торучылар; 22 большевик белән 13 сул эсер сул фракцияне тәшкил итәләр), шул исәптән Ильяс һәм Җиһангир Алкиннар, Г.Монасыйпов, Й.Мозаффаров катнаша.

Көн тәртибенә түбәндәге мәсьәләләр куела:

  • Идел-Урал Штатын төзү карарын гамәлгә ашыру;
  • Совет хакимиятенә карата мөнәсәбәт белдерү;
  • Хәрби Шура эшчәнлеге;
  • мөселман гаскәриләренең милли хәрәкәттә катнашуы;
  • Урта Идел һәм Көньяк Урал хәрби штабларын оештыру;
  • милли гаскәри берәмлекләр төзү.

Корылтайның төп максаты – Идел-Урал Штатын оештыру. Әмма Башкорт Шурасының Башкортстан автономияле республикасы төзелү турында игълан итүе бу мәсьәләне катлауландыра.

Корылтайда башкорт халкының мөстәкыйль этник берәмлек булу-булмавы хакында бәхәс җәелә. И.Алкин, башкортлар – төрки-татар халкының бер өлеше, шунлыктан алар Идел-Урал Штаты составына керергә тиеш, дип белдерә. Т.Имаков җитәкчелегендәге башкорт делегациясе вәкилләре аның фикере белән килешми, башкортлар – үз мәдәнияте һәм гореф-гадәтләре булган аерым мөстәкыйль милләт, дип чыгалар.

Озакка сузылган бәхәс һәм киңәшүләрдән соң, башкортлар бу милләт вәкилләрен дә үз эченә алачак автономияле Идел-Урал Совет Республикасын оештыру кирәклеге белән килешәләр.

Корылтай булачак республиканың Кануннар чыгару җыенын булдыруны, ул оештырылганчы Вакытлы хөкүмәт төзүне хәл итәргә кирәк дип таба.

Делегатлар Учредительләр җыенын таратуны хуплаган карар кабул итәләр. Алар Эшче, солдат һәм крәстиян депутатлары советлары эшчәнлеген яклауларын һәм аның Совет хакимиятенең югары органы булуын тануларын белдерәләр.

Мөселман гаскәри берәмлекләрен (милли армия оештырылганга кадәр) төзүне дәвам итәргә, Петроградта һәм Ставка каршында комиссариат оештырырга карар кылына.

Корылтай делегатларының Совет хакимиятенә карата лояль мөнәсәбәттә булуларына карамастан, Казан Советы җитәкчеләре аларга ышанмыйлар, астыртын рәвештә корылтайны тарату планын коралар.

Корылтай барган көннәрдә Хәрби Шура җитәкчеләренә Казан советының үзәккә телеграмма җибәрүе мәгълүм була. Казан хәрби округының идарә коллегиясе рәисе И.П.Шелыхманов Хәрби эшләр комиссариаты башлыгы Н.И.Подвойскийдан «өч мең гаскәридән торган Финляндия мөселман полкының Казанга килүен тоткарлау»ны үтенә.

Корылтайда катнашучылар бу хәлне хыянәт дип кабул итәләр, И.П.Шелыхмановны эшеннән азат итүне һәм телеграмманың бетерелүен таләп иткән карар чыгаралар. Хәрби эшләр комитетына мөселман гаскәриләренең фәкать үз хәрби-революцион оешмаларына гына буйсыначаклары белдерелә.

Урындагы хәрби оешмаларга Эшче, солдат һәм крәстиян депутатлары советларына кичекмәстән яңа сайлаулар уздыру тәкъдим ителә.

Совет хөкүмәтен берсүзсез яклаган сул фракция корылтайны ташлап чыга. Мөселман гаскәриләре корылтае җитәкчелегенә каршы көрәшү өчен Революцион штаб оештырыла, аның составына М.Солтангалиев тә керә. Штаб утырышларында С.Сәетгалиев тә катнаша, ул «республика төзүне игълан итәргә мөмкинлек бирү» ягында тора.

Идел-Урал Штатын төзү карары кабул ителергә тиешле көн алдыннан, 1917 елның 28 февраль төнендә, корылтай башлыклары Ильяс һәм Җиһангир Алкиннар, Й.Мозаффаров, Г.Токымбәтов кызылгвардиячеләр (Х.Урманов җитәкчелегендә) тарафыннан кулга алына.

Корылтай утырышлары кичектерелә һәм ике көннән соң шәһәрнең Болак арты өлешендә дәвам иттерелә (кара: Болак арты республикасы). Аның утырышында Мөселман халык комиссариаты һәм Мөселман революцион штабы оештырыла.

Шулай ук кара: Идел-Урал төбәге өлкә советлары съезды.

Чыганаклар

Третий Всероссийской мусульманский съезд. Казань, 1906.

Материалы и документы по истории общественно-политического движения среди татар (1905–1917). Казань, 1992.

Илиас Алкин – общественный деятель, военоначальник, учёный: Док. и материалы. Казань, 2002.

Әдәбият

Вәлиев Р. Болак арты республикасы. Казан, 1999.

Грачев Е. Казанский Октябрь. Хроника революции 1917 г. (период март-октябрь). Казань, 1926.

Ибрагимов Г. Татары в революции 1905 г. Казань, 1926.

Ионенко И., Тагиров И. Октябрь в Казани. Казань, 1967.

Давлетшин Т. Советский Татарстан. Лондон, 1974.

Тагиров И.Р. История национальной государственности татарского народа и Татарстана. Казань, 2000.

Политическая жизнь русских мусульман до февральской революции. Оксфорд, 1987.

Политические деятели России. 1917: биографический словарь. М., 1993.

Фахрутдинов Р.Р. Татарский либерализм в конце XIX – начале XX века (очерки политической истории). Казань, 1998.

Авторлар: Л.М.Айнетдинова, Р.Г.Хәйретдинов