Татар морзалары Сөендековлар нәселеннән. Мулла гаиләсеннән. Әхмәтһади Максудиның энесе, Адилә (Гадилә) Айданың әтисе.

Белеме

1888 елдан «Касыймия» (Казан) мәдрәсәсендә укый. Аны тәмамлаганнан соң (1894), абыйсы белән «Зынҗырлы» мәдрәсәсенә (Бакчасарай шәһәре) китә, шунда И.Гаспринский белән таныша (соңрак аны үзенең рухи атасы дип атый).

1896–1901 елларда Казан татар укытучылар мәктәбендә укый; уку чорында «Мәгыйшәт» (1898) романын яза.

1901 елның җәендә, киләчәк юлын билгеләү алдыннан, С.Максуди, Ясная Полянада Л.Н.Толстой белән очрашып, озаклап әңгәмә кора, Кырымда И.Гаспринский, Истанбулда төрек язучысы Ә.Мидхәт янында булып, алар йогынтысы белән Парижга китәргә карар итә.

1902–1906 елларда Париж университетының юридик факультетында укый, социология һәм фәлсәфә буенча Э.Дюркгейм һәм Л.Леви-Брюльләрнең лекцияләренә йөри.

Шул ук вакытта Сәясәт фәннәре шәхси мәктәбенә укырга керә, Коллеж де Франс университетына йөреп, социолог Г.Тард лекцияләрен тыңлый.

Сәяси эшчәнлеге

1906 елда ватанга кайтып, Россиянең сәяси тормышына актив катнашып китә.

Либераль-демократик юнәлешле «Иттифакъ әл-мөслимин» («Мөселманнар берлеге») партиясе җитәкчеләреннән берсе; Бөтенроссия мөселманнарының өченче корылтаенда (Түбән Новгород шәһәре, 1906 елның августы) «Иттифакъ әл-мөслимин»нең Үзәк Комитетына сайлана.

Кадетлар партиясе исемлеге буенча Казан губернасыннан II Дәүләт Думасы депутаты (1907); секретарь урынбасары һәм кадетлар фракциясе әгъзасы; III Дәүләт Думасы депутаты, мөселманнар фракциясе җитәкчесе (1907–1912).

С.Максуди Думаны Россиядәге мөселман халыклары, шул исәптән татарларның сәяси, мәдәни һәм дини хокукларын яклау трибунасы итеп файдалана.

Парламентара берлекнең Берлин конференциясендә катнаша (1908), Дәүләт Думасы делегациясе составында Англиядә булып, король Эдуард VII һәм премьер-министр Асквит тарафыннан кабул ителә. Англиядә алган тәэсирләрен «Англиягә сәяхәт» (1914) китабында тасвирлый.

Дәүләт Думасы депутаты буларак, 1910 елның сентябрендә Төркестанга сәяхәт кыла: Ашхабад, Сәмәрканд, Бохара, Коканд, Ташкент шәһәрләрендә Россия мөселманнарын үз мәнфәгатьләрен яклау максатыннан берләштерү идеясен пропагандалый.

С.Максуди 1910 елда алтын приисклары хуҗасы М.Рәмиев кызы Камиләгә өйләнә.

IV Дәүләт Думасына сайлауларда үз кандидатурасын куя, ләкин үтми, Казанга кайта.

С.Максуди Казан губернасының Дәүләт Думасы әгъзалары арасында (баскан, уңнан икенче)

Казанда

1913 елда Мәскәү университетында юридик дисциплиналар буенча экстерн тәртибендә имтиханнар тапшыра.

1913–1917 елларда Казан мәхкәмә палатасында эшли; адвокат, Казан шәһәр идарәсендә юридик комиссия әгъзасы була.

Бөтенроссия мөселманнарының дүртенче корылтаенда (1914 елның июне, Санкт-Петербург) мөселман дини учреждениеләрен үзгәртеп кору турында чыгыш ясый.

Февраль революциясеннән соң

1917 елгы Февраль революциясеннән соң С.Максуди кабат актив сәяси эшчәнлеккә кайта. Казан мөселманнар комитеты, шулай ук Бөтенроссия мөселманнары корылтаен җыюны оештыру максатыннан төзелгән Россия мөселманнары Вакытлы Үзәк бюросы әгъзасы.

Кадетларның VII съездында (1917, март) ясаган чыгышында Россия мөселманнарының халыкларга киң үзбилгеләнү хокукы бирәчәк демократик республика яклы булуын белдерә.

1917 елның апрелендә Вакытлы хөкүмәт С.Максудины Төркестан комитеты әгъзасы итеп билгели.

Ташкентта булуы сәбәпле, ул Бөтенроссия мөселманнарының беренче корылтаенда (1917 елның мае, Мәскәү) катнаша алмый, әмма читтән торып Милли Шура башкарма комитеты әгъзасы итеп сайлана. Милли Шурада Учредительләр җыенына сайлаулар вакытында мөселманнар тотачак тактиканы эшләү һәм Бөтенроссия мөселманнарының икенче корылтаен җыю комиссияләре составына кертелә.

1917 елның 28 июнендә булган Милли Шура утырышында мөселманнарның үзбилгеләнүе турында чыгыш ясый; бу мәсьәлә булачак корылтайның көн тәртибенә кертелә.

С.Максуди Икенче корылтай өчен мөселманнарның милли-мәдәни мохтарияты конституциясе текстын әзерли.

Бөтенроссия мөселманнарының икенче корылтаенда (1917, июль–август, Казан) чыгыш ясый, шуның нигезендә Эчке Россия һәм Себер мөселманнарының Милли-мәдәни мохтариятын (автономиясен) төзү турында С.Максуди эшләгән Декларация кабул ителә. Декларацияне тормышка ашыру өчен, С.Максуди җитәкчелегендә Мохтарият коллегиясе сайлана.

Дәүләт киңәшмәсендә катнаша (1917 елның августы, Мәскәү).

Милли парламент ачылышында (1917 елның ноябре, Казан) Милләт Мәҗлесе рәисе һәм милли хөкүмәт – Милли Идарә – рәисе итеп сайлана. С.Максудиның Россиядәге сәяси эшчәнлегендә бу иң югары нокта була.

Мөһаҗирлектә

С.Максуди Октябрь революциясен кабул итми, кулга алыну куркынычы тугач, 1918 елда Финляндия аша Франциягә китә.

1919 елда, Милләт Мәҗлесе вәкиле буларак, Париж Халыкара солых конференциясендә Идел буе төркиләренең хокукларын яклау мәсьәләсен күтәрә.

1920 елның декабрендә Г.Исхакый һәм Ф.Туктаров белән берлектә Франция матбугатында «Эчке Россия татар-мөселманнарның чит илдәге вәкиллеге мөрәҗәгате»н бастырып чыгара.

1921 елның гыйнварында Учредительләр җыены әгъзалары киңәшмәсендә (Париж) катнашып, татар вәкилләре Декларациясен игълан итә.

1922–1923 елларда Хельсинкида һәм Берлинда яши, төрки халыклар тарихы буенча материаллар туплый.

1923 елның августында Франциягә әйләнеп кайта; Париж университеты профессоры.

1919 елдан Азия фәнни җәмгыяте әгъзасы, Парижда чыга торган «Le Temps» («Вакыт») газетасында һәм «Journal Asiatique» («Азия журналы») журналында язмалар бастыра.

Төркиядә

Төркиянең мәгариф министры Х.Сөбхи чакыруы буенча С.Максуди 1925 елда Төркиягә күчә; Юридик мәктәп һәм Әнкара университетының юридик факультеты профессоры.

1931–1938 елларда – Республика халык партиясеннән, 1950–1954 елларда – Демократик партиядән Төркиянең Бөек Милләт Мәҗлесе депутаты.

1943 елдан Истанбул университетының юридик факультеты профессоры, хокук тарихы белгече.

Төркия вәкиле буларак, 1936–1937 елларда Милләтләр лигасы конгресслары эшендә, Төркия парламенты делегациясе составында 1950 елда Европа Советы киңәшмәләрендә катнаша.

«Төрек учагы» җәмгыятенең актив әгъзасы, Төркия тарих җәмгыятен оештыручыларның берсе.

Төркия вакытлы матбугатында: «Төрек юрду», «Milliyet» («Милләт»), «Tasvir» («Тасфир»), «Cum­huriyet» («Җөмһүрият») газета-журналларында хезмәттәшлек итә.

Гыйльми эшчәнлеге

Төркия чоры С.Максудиның фәнни эшчәнлегендә иң уңышлысы.

Аның төрек телен үз нигезендә үстерүгә багышланган, кереш сүзен Төркия президенты Ататөрек язган «Türk dili için» («Төрек теле өчен», Әнкара, 1930) китабы илдә тел реформасы уздыру җәһәтеннән аерым әһәмияткә ия.

«Искитлар-сакалар» («İskitler-sakalar», Әнкара, 1933) хезмәтендә дә лингвистика темасы дәвам итә, анда С.Максуди, төрки халыкларның борынгылыгына басым ясап, скифлар һәм саклар этногенезы нигезендә төрки элементлар ятуын исбатлый.

С.Максудиның төп фәнни эшчәнлеге хокук теориясе һәм тарихы өлкәсенә карый, күпсанлы монографияләре шушы проблематиканы күтәрә: «Хокук тарихы дәресләре» («Hukuk tarihi dersleri», Әнкара, 1927), «Хокукның гомуми принциплары» («Hukukun umumi esasları», Әнкара, 1937), «Гомуми хокук тарихы» («Umumi hukuk tarihi», Әнкара, 1941), «Хокук фәлсәфәсе» («Hukuk felsefesi», Истанбул, 1946).

«Төрки хокук тарихы» («Türk hukuku tarihi», Әнкара, 1928; өстәмә басма «Төркиләр тарихы һәм хокук» – «Türk tarihi ve hukuk», Истанбул, 1947; русчага тәрҗемәсе 2002) хезмәтендә С.Максуди исламга кадәрге төрки дөньяда хокук нигезләре, төрки халыкларда дәүләт төзелеше, милек, мирас итү, уллыкка алу, хатын-кызның тоткан урыны мәсьәләләренә караган тикшеренүләрен туплап бирә. «Урта Азия төрки дәүләтләре», («Orta Asya türk devletleri», Әнкара, 1934) китабындагы кебек үк, монысында да төрки цивилизациянең төрле тарихи дәверләрдәге үсешен һәм үзенчәлекләрен күрсәтергә омтыла.

1955 елда С.Максуди сәясәттән китә; шул ук елда җәмгыятьнең социаль, сәяси һәм рухи үсешендә милли үзаңның әйдәүче көч булуын раслаган, милләтләрнең мөстәкыйль үсешкә хокукы кагылгысызлыгын исбатлаган «Миллият тойгысының социологик әсаслары» («Milliyet duygusunum sosyologik esasları». Истанбул, 1999) монографиясен бастырып чыгара.

С.Максуди фикеренчә, бу хокук дәүләт законнары һәм турыдан-туры дәүләтнең федератив-демократик төзелеше белән беркетелергә тиеш.

Әлеге хезмәтне аның татарлар һәм башка төрки-мөселман халыклары милли хәрәкәтенә идея һәм оештыру ягыннан зур йогынты ясаган эшчәнлегенә нәтиҗә дип карарга мөмкин.

Тормышының кискен борылышларына карамастан, сәясәтче һәм галим буларак, С.Максуди үз инануларына тугры кала.

Садри Максудиның чит ярлары. 2009

«Яңа Гасыр» телерадиокомпаниясе

Чыганак

Мусульманские депутаты Государственной думы России 1906–1917 гг.: сборник документов / сост. Л.А.Ямаева. Уфа, 1998.

Хезмәтләре

Тюркская история и право / перевод с турецкого, предисловие Р.Мухамметдинова. Казань, 2002.

Миллият тойгысының социологик әсаслары. Казан, 1999.

Мәгыйшәт: милли роман. Казан, 1900.

Англиягә сәяхат (1909 нчы елда). Казан, 1914.

Әдәбият

Гаффарова Ф.Ю. «Мин милләтемнең баласымын» (Олуг милләтпәрвәребез Садри Максуди сәяси-иҗтимагый эшчәнлеге). Казан, 1997.

Гаффарова Ф.Ю. Садри Максуди (1906–1924 еллар). Казан, 2001.

Зәбиров Г.Г. Максуд баба һәм Максудилар. Казан, 2000.

Садри Максуди: тарих һәм хәзерге заман. Казан, 2004.

Ахметзянов М.И. Максудилар шәҗәрәсе // Очерки истории Высокогорского района Республики Татарстан. Казань, 1999.

Политические деятели России 1917: биографический словарь. М., 1993.

Исхаков С.М. Конституция культурно-национальной автономии татарского народа // Идель. 1995. № 5/6.

Айда А. Садри Максуди Арсал. М., 1996.

Садри Максуди. Казань, 1996.

Баттал-Таймас Г.Г. Два брата Максуди: жизнь, творчество и труды. Казань, 1999.

Садри Максуди: Наследие и современность: материалы международной научной конференөии. Казань, 1999.

Мухаметдинов Р.Ф. Нация и революция. Казань, 2000.

Хабутдинов А.Ю. Лидеры Нации. Казань, 2003.

Carra de Vaux B. Le Penseurs de L’Islam. Р., 1926. V. 5.

Raevuori Y. Sadri Maksudi ve Fin-Türk münasebetleri. Ankara, 1968.

Halen H.Sadri Maksudi Arsal. Hels., 1970.

Автор – Р.А.Айнетдинов