Урта хәлле морза-прапорщик гаиләсендә туа.

Бакчасарай шәһәре мәдрәсәсендә, Акмәчет (хәзерге Симферополь) гимназиясендә, Воронеж кадетлар корпусында белем ала.

1865–1867 елларда Мәскәүдә күренекле славянофил М.Н.Катков гаиләсендә яши.

1867 елдан Кырымда Бакчасарайның «Зынҗырлы» мәдрәсәсендә рус теле укыта.

1871 елдан Парижда Сорбонна университетында укый, реклама агентлыгында тәрҗемәче булып эшли, И.С.Тургеневның сәркәтибе була. Француз либераллары белән якыная, «Европа цивилизациясенә риясыз караш» (Бакчасарай, 1885) хезмәтен яза, анда ул Шәрекъ илләренең Көнбатыш колониаль бәйлелегеннән котылу юлларын эзли.

1874–1875 елларда Истанбулда яши, Петербург, Мәскәү, Одесса газеталарына хәбәрләр җибәреп тора, яшь төрекләр хәрәкәте эшлеклеләре белән аралаша, ислам ислахы идеологы әл-Әфгани фикерләре йогынтысында була.

1876 елда Кырымга кайтып мөгаллимлек итә.

1878 елда Бакчасарай шәһәре башлыгы итеп сайлана.

Россия газеталары белән языша, әдәбият һәм сәясәт мәсьәләләренә кагылышлы мәкаләләр җыентыгы бастыра. «Таврида» газетасы (Акмәчет), Кырым татарлары телендәге башка басмалар белән хезмәттәшлек итә.

1883 елда Россиядә төрки телдәге беренче газета – «Тәрҗеман»ны нәшер итә башлый. Аның сәхифәләрендә Гаспралы «телдә, фикердә вә эштә берлек» нигезендә Россиядәге барлык төрки халыкларны берләштерү идеясен күтәрә.

Мәгърифәт – мөселманнарның алгарышы өчен кирәкле беренче шарт, дигән фикерне алга сөрә һәм бөтен көчен яңа, җәдит мәктәпләре һәм мәдрәсәләре оештыруга юнәлтә.

1884 елда үзе ачкан мәдрәсәдә гарәп әлифбасын яңа ысул белән укыта башлый, уку программасына дөньяви фәннәрне кертә, шунлыктан әлеге программа Россиянең башка җәдит мәктәпләре өчен үрнәк булып тора.

Гаспралы шулай ук наширлек эшчәнлеге белән шөгыльләнә, Бакчасарайда Коръән бастыру эшен җайга сала. Россия өчен Иран һәм Төркия белән дуслык мөнәсәбәтләре урнаштыру мөһим, дип саный.

1904 елда Гаспралы Бакчасарайда китап басучыларның Россиядә беренче һөнәри берлеген оештыра.

1905–1907 еллардагы революция вакытында Кырым крәстияннәре корылтайларын оештыручыларның берсе.

Бөтенроссия мөселманнарының I, II, III корылтайларында катнаша; II корылтайда «сыйнфый ызгышлар»га каршы чыга, «мөселманнарның мәдәни үсешен тәэмин итү»не яклый, III корылтайда «Иттифакъ әл-Мөслимин» фиркасенең президиумы һәм Үзәк Комитеты әгъзасы итеп сайлана. Фирка фәкать мәдәният һәм дин мәсьәләләре белән шөгыльләнергә, сәясәткә катнашмаска тиеш, дигән фикердә тора.

1906 елда кырымтатар телендә хатын-кызлар өчен «Галәме нисван» журналын чыгара.

1910 елда Парижның «La Revue du Monde Musulman» («Мөселман дөньясы») журналы Гаспралыны Нобель премиясенә тәкъдим итә.

Исмәгыйль Гаспралы. 2009

«Яңа Гасыр» телерадиокомпаниясе

Хезмәтләре

Русское мусульманство. Мысли, заметки и наблюдения мусульманина. Симферополь, 1881.

Русско-восточное соглашение. Мысли, заметки и пожелания И.Гаспринского. Бахчисарай, 1896.

Из наследия. Симферополь, 1991.

Әдәбият

Госманов М. Төрки-татар мәгърифәтчелек тарихында Исмәгыйль Гаспралы: бер идеянең тантанасы һәм фаҗигасе // Казан утлары. 2001. № 3.

Куркчи Л.И. Исмаил-бей Гаспринский // Дружба народов. 1991. № 12.

Червонная С.И. Идея национального согласия в сочинениях Исмаила Гаспринского // Отечественная история. 1992. № 2.

Беннигсен А. Исмаил бей Гаспринский (Гаспралы) и происхождение джадидовского движения в России // Россия и Восток: русское мусульманство. Русско-восточное соглашение. Казань, 1993.

Ганкевич В. На службе правде и просвещению. Симферополь. 2000.

Yuz Yilda Gaspiralinin Idealleri. Jst. 2001.