Эчтәлек

Бөтенроссия мөселман гаскәриләренең беренче корылтае карары белән 1917 елның маенда Петроградта оештырыла (кара: Бөтенроссия мөселманнары корылтайлары).

Максаты: мөселманнарның сәяси һәм иҗтимагый-мәдәни тормышына җитәкчелек итү, булачак Учредительләр җыенына мөселман вәкилләрен сайлауны оештыру, Бөтенроссия мөселманнарының 2 нче корылтаен чакыруга әзерлек эшләрен башкару.

Милли Шурага барлыгы 30 кеше сайлана, шул исәптән:

  • Эчке Россия һәм Себер мөселманнарыннан 10 әгъза һәм 3 кандидат (Ә.Цаликов, Ф.Кәрими, Ибраһим Әхтәмов, И.Алкин, З.Шамил, М.Бигиев, М.Төмәнов, Ш.Мөхәммәдьяров, Г.Исхакый, кандидатлар Ибне Әхтәмов, С.Мәмлиев, Ф.Туктаров),
  • Төркестан, Бохара, Хивадан 7 әгъза (Г.Ходжаев, Әхмәтзәки (Зәки) Вәлиди, К.Тугусев, И.Җайнаков, К.Абдулхаликов, К.Рахманбирдиев, С.Урынбаев),
  • Казакъстаннан 5 кеше (К.Кушчигулов, К.Уразаев, Д.Дусмөхәммәдов, В.Таначев, Аккагыз Дусҗан кызы),
  • Кырымнан 2 кеше (И.Леманов, Х.Баданинский),
  • Кавказдан – 5,
  • Литва татарларыннан 1 кеше (бу вәкилләр соңрак сайланырга тиеш була).

Югары идарә органы – Мөселманнар башкарма комитеты (Искомус), рәисе – Ә.Цаликов, әгъзалар И.Алкин, бертуган Әхтәмовләр, М.Бигиев, Ш.Мөхәммәдьяров, С.Максуди, Г.Исхакый, И.Леманов, З.Вәлиди, М.Төмәнов һ.б.

Башкарма комитет әгъзаларына Россиянең Вакытлы хөкүмәте утырышларында катнашу рөхсәт ителә. Милли Шура Вакытлы хөкүмәткә рус булмаган милләт вәкилен кертү тәкъдиме белән дә чыга, әмма ул тәкъдим кире кагыла.

Милли Шура Бөтенроссия мөселманнарының икенче корылтаен әзерләү һәм Учредительләр җыенына мөселман вәкилләрен сайлау эшләрен оештыра.

1917 елның августында, генерал Л.Г.Корнилов җитәкләгән фетнә барышында, Милли Шура вәкилләреннән Ә.Цаликов, А.Намитяков, И.Кугушев җитәкчелегендәге бер төркем Кавказ халыкларыннан торган Кыргый дивизияне фетнәдә катнашмаска күндерәләр. Шул сәбәпле фетнә бастырыла.

Милләт Мәҗлесе эшен башлап җибәргәч, Милли Шура үзенең төп вәкаләтләрен аңа тапшыра.

Совет хакимиятенең 1918 елның 22 май карары нигезендә Милли Шура эшчәнлеге тыела.

Әдәбият

Давлетшин Т. Советский Татарстан. Лондон, 1974.

Тагиров И.Р. Очерки истории Татарстана и татарского народа (XX в.). Казань, 1999.

Автор – И.Р.Таһиров