Эчтәлек

«Болак арты республикасы» – Эшче, солдат һәм крәстиян депутатларының Казан советы белән татар милли-демократик көчләренең татар халкының дәүләти үз билгеләнүен (милли мохтариатын) игълан итү өчен көрәшкән көннәрендә барлыкка килгән төшенчә.

1918 елның гыйнварында Казан советы инициативасы белән татар халкының Идел-Урал Штатын рәсмиләштерү омтылышына каршы тору өчен Идел-Урал төбәге Советлары съезды чакырыла. Совет җитәкчеләре, съездның Идел-Урал өлкәләрендә яшәүче милләтләрнең Идел-Урал Совет Республикасы рәвешендә үзбилгеләнү мөмкинлеге турындагы карары белән килешмичә, Казан Совет Эшче-Крәстиян Республикасын төзергә һәм аның гадәттән тыш органы булган Революцион штабын оештырырга карар кылалар (1918 ел, 26 февраль).

Идел-Урал Штатын рәсми игълан итү Бөтенроссия мөселман гаскәриләренең икенче корылтаенда 1918 елның 1 мартына билгеләнгән була. Революцион штаб 28 февральгә каршы төндә корылтай президиумы башлыкларыннан И.Алкин, Җ.Алкин, Г.Токымбәтов һәм Й.Мозаффаровларны кулга ала.

Казан татарлары, моңа ризасызлык белдереп, 1918 елның 28 февралендә урамнарга чыгалар. 10 мең чамасы кеше катнашкан демонстрация, кулга алынучыларның иреккә чыгарылуын таләп итеп, Казан советына вәкилләр җибәрә. Ләкин аларның таләбе үтәлми.

Вәисиләр хәрәкәте штабы урнашкан урында да халык җыелган була. Хәрәкәт җитәкчесе Гайнан Вәисов, килеп туган мондый вазгыятьне үзара килешеп хәл итәргә кирәк, дип белдерә. Бер провокатор тарафыннан ул атып үтерелә.

Берничә көннән соң Бөтенроссия мөселман гаскәриләре корылтае эшен шәһәрнең татарлар яшәгән өлешендә – Болак артында, 95 нче запас укчы полк казармасында дәвам иттерә. Революцион штаб шәһәрнең бу өлешен «Болак арты республикасы» дип белдерә (атама авторы Казан советы әгъзасы Л.Р.Милх дип фаразлана), аны үзенә буйсынган гаскәри көчләр белән камый башлый.

Моңа җавап рәвешендә, корылтайда Мөселман халык комиссариатын оештыру һәм Г.Монасыйпов җитәкчелегендә Мөселман революцион штабын төзү карары кабул ителә. Корылтай карары белән «Идел-Урал өлкәсе» газетасы нәшер ителә башлый.

Казан Халык Комиссарлары Советы, өстәмә хәрби көчләр туплап, шәһәрнең Болак арты өлешен камап алуга ирешә һәм 1918 елның 27 мартында Мөселман революцион штабына бер тәүлек дәвамында коралсызлану ультиматумын куя.

Ультиматумда билгеләнгән вакыт үткәч, 28 март көнне төштән соң Кызыл Армия отрядлары, шул исәптән Мәскәүдән яңарак кына килгән матрослар отряды, Болак арты республикасы урнашкан тарафка туп һәм пулеметлардан ата-ата һөҗүмгә күчә. Аз санлы милли гвардия дружиналары коралсызландырыла.

Татар милли демократия лидерлары кан коюдан баш тарталар, алар йогынтысында булган гаскәри берәмлекләр, шул исәптән запас полк сугышчылары үз казармаларында кала.

«Тәртипсез атышуларга чик кую» һ.б. чаралар күрү өчен «Шәһәрнең татарлар яшәгән өлешенең Вакытлы революцион штабы» оештырыла, ул Мөселман халык комиссариаты һәм Мөселман революцион штабы вәкилләрен кулга ала, аларның өйләрендә һәм эш урыннарында тентүләр үткәрә.

Большевик Л.Р.Милх Болак арты республикасының юкка чыгарылуы турында 1918 елның 1 апрелендә Мәскәүгә хәбәр итә.

Хәрби Шура вәкилләре белән Казан Совет республикасы башлыклары арасындагы катлаулы сөйләшүләрдән соң кулга алынган корылтай җитәкчеләре азат ителә, Хәрби Шура тарафыннан оештырылган мөселман гаскәри берәмлекләре Казан хәрби округына буйсындырыла. Хәрби Шура җитәкчелеге киләчәктә Идел-Урал Штатын гамәлгә ашыру чараларына керешмәскә сүз бирә.

РСФСР Халык комиссарлары советының 1918 елның 24 март декреты белән Хәрби Шура эшчәнлеге тыела. Декретта шулай ук Татар-Башкорт Совет Социалистик Республикасын төзү тәртибе дә игълан ителә. 1918 елның апрелендә Милли Идарәне тарату фәрманы чыгарыла.

Шул рәвешле 1917 елда Бөтенроссия мөселман корылтайларында оештырылган һәм сайланган барлык төрки-татар милли-демократик идарә оешмалары 1918 елның май аенда тәмам гамәлдән чыгарыла.

Болак арты республикасы тирәсендә барган вакыйгалар большевикларның милли федераль дәүләт төзелешенә булган мөнәсәбәтен ачык чагылдыра.

1930 елларда башланган сәяси репрессияләр вакытында милли-демократик оешмалар эшчәнлегендә катнашу иң зур гаеп санала.

Совет тарих фәнендә Болак арты республикасы вакыйгалары 1980 еллар ахырына кадәр татар милли буржуазия вәкилләренең Совет хакимиятенә каршы оештырылган көрәше буларак бәяләнә.

Әдәбият

Вәлиев Р.К. Болак арты республикасы. Казан, 1999.

Сагидуллин М. Татарские трудящиеся на путях Великого Октября. Казань, 1931.

Мухарямов М.К. Октябрь и национальный вопрос в Татарии. Казань, 1958.

Тагиров И.Р. Очерки истории Татарстана и татарского народа (XX век). Казань, 1999.

Тагиров И.Р. История национальной государственности татарского народа и Татарстана. Казань, 2000.

Автор – Р.К.Вәлиев