Гомуми мәгълүмат

Новосибирск өлкәсенең көнбатыш өлешендә урнашкан. 1925 елда оештырыла. Мәйданы – 5515 кв.км. Үзәге – шәһәр тибындагы Чан поселогы (Новосибирск шәһәреннән 402 км ераклыкта урнашкан).

Халкы – 23971 кеше (2016 ел). Татарлар саны 2010 елда – 2916 кеше (1979 елда – 3363, 1989 елда – 3332, 2002 елда – 3256 кеше). Тупланып, Аялу, Кошкүл, Чөплегөл (Тебисс), Бәләхтә, Чортану (Кече Тебисс), Тармакүл авылларында яшиләр.

Татар җәмгыяте тормышы

Татар халкы Бараба татарларыннан (Бараба урман далаларының төп халкы) һәм XIX йөз ахырында – XX йөзнең беренче яртысында илнең Европа өлешеннән Себергә күченгән татарлардан гыйбарәт. 1930 елларга кадәр район территориясендә 2 мәчет эшли. 1926 елда Тармакүл авылында беренче тапкыр «Ялчылар сагышы» җыры язып алына.

Районның 4 мәктәбендә татар теле предмет буларак укытыла. «Дуслык» иҗат берләшмәсе (Тармакүл авылы), «Ялкын» татар мәдәни үзәге (Бәләхтә авылы), «Миләшләр» вокаль дуэты (2007 елдан, Кошкүл авылы) эшли. 2003 елдан Сабан туе бәйрәм ителә.

Күренекле кешеләре

Чан районында техник фәннәр докторы Ә.М.Бигиев (Зур Тебисс авылы), ТРның атказанган артисты Закир Шаһбан (Тармакүл авылы) туган.