Казанда беренче һәвәскәр физик культура коллективлары XIX–XX йөзләр чигендә барлыкка килә: Казандагы беренче ир балалар гимназиясендә, Казан университетында, юнкерлар пехота училищесендә физик үсеш түгәрәкләре, ат чабышларын сөючеләр (1867), шахмат уеннарын сөючеләр (1884), һәвәскәр-велосипедчылар (1893), «Яхт-клуб» (1907), «Беркут» (1908), «Көч һәм сәламәтлек» (1911), «Сокол» (1913), «Урта уку йортлары яхт-клубы» (1913), һавада очуны сөючеләр (1914) һ.б. спорт җәмгыятьләре.

1920 еллар башында физкультура-спорт эшләре республика гомуми хәрби белем бирү органнары тарафыннан оештырылган хәрби-спорт клубларында, коммерциячел нигездә оештырылган «Маккаби», «Флорида», «Сокол», «Гладиатор», «Санитас» һ.б. спорт коллективларында, «Татпечать», «Железнодорожник» («Тимер юлчы»), «Спартак» профсоюз коллективларында, «Динамо» физкультура-спорт җәмгыятендә алып барыла.

1936–1937 елларда Татарстанда оешкан төстә физик культура коллективлары җитештерү (тармак) принцибы буенча берләштерелгән «Буревестник», «Пламя», «Молния», «Старт», «Азат», «Темп», «Медик», «Крылья Советов», «Нефтяник», «Пролетарская победа», «Шерстянник», «Пищевик», «Наука», «Локомотив», «Водник» профсоюзларның ирекле спорт җәмгыятьләре барлыкка килә.

1940 еллар ахырында ТАССРда якынча 500 башлангыч ФКК санала. Шуларның физкультура-массакүләм һәм спорт эшләрендә югары күрсәткечләргә ирешкәннәре СК статусын ала: «Рубин» (1962), Урицкий исемендәге (1963), Я.Юдин исемендәге (1963), Воровский исемендәге (1965), «КАМАЗ» (1975), «Электрон» (1987), «Нефтехимик» (1988), «Ракета» (1988), «Стрела» (1991). 1957 елда, профсоюзларның спорт җәмгыятьләрен төзүдә тармак принцибыннан территориаль җитештерү принцибына күчү сәбәпле, профсоюзларның бөтенсоюз һәм республика ирекле спорт җәмгыятьләре булдырыла. 1987 елда алар бетерелә, физик культура коллективлары дәүләт һәм дәүләтнеке булмаган физик культура һәм спорт идарәсе органнары карамагына күчә.