Биографиясе

1965 елның 5 сентябрендә Омск шәһәрендә туган.

Казан медицина институтын тәмамлаганнан соң (1987), шунда ук, ортопедик стоматология кафедрасында калдырыла. 1993 елдан 5 нче стоматология поликлиникасы табибе (Казан).

1999 елда Казан техник университетын тәмамлый.

2004 елдан «5 нче стоматология поликлиникасы» акционерлык җәмгыяте генераль директоры.

Татарстан Республикасы Стоматология ассоциациясе вице-президенты (2003 елдан).

Хезмәтләре стоматология ярдәме күрсәтүне оештыру мәсьәләләренә; җитештерүнең сәламәтлеккә зыянлы төрләрендә эшләүчеләрнең теш һәм теш рәтләре дефектларын ортопедик дәвалауга карый.

Бүләкләре

Медаль белән бүләкләнә.

Хезмәтләре

Организационные и методические основы управления ортопедической стоматологической помощью: Учеб. пособие. Казань, 2004 (автордаш).