- РУС
- ТАТ
Юка, йомшак, гадәттә, ачык төсләргә буялган, үсемлек төнәтмәсендә дупланган күн
Кәҗә һәм сарык тиресеннән эшләнә.
Югары сыйфатлы сафьян Идел буе Болгар дәүләтендә һәм Казан ханлыгында җитештерелгән.
Сафьянны Казанда җитештерүнең билгеле алымы: башта күнне арыш куасында (100 тирегә 400 кг чамасы он) әчетәләр, аннары бал эретелгән суда тоталар, аннан соң имән, тал яки кара чикләвек кайрысы төнәтмәсендә илиләр.
Аяк киеме (кара Башмак, Читек), галантерея әйберләре, җиһазлар тышлыгы һ.б.ны эшләү өчен кулланыла.
XVIII йөздә – XX йөз башында күн җитештерү алга киткән чорда киң таралыш ала.
Глухов М.С. Не молот железо куёт. Казань, 1969.
Гулова Ф.Ф. Татарская национальная обувь (искусство кожаной мозаики). Казань, 1985.
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.