Административ-территориаль буйсынуы

Поселок 1924 елда нигезләнә. Баштагы атамасы – Шуро (1930 елларның икенче яртысына кадәр).

Оештырылган вакытыннан – Тәмте, 1958 елның 16 июленнән – Югары Ослан, 1963 елның 1 февраленнән – Зеленодольск, 1965 елның 12 гыйнварыннан Югары Ослан районында.

Хәзер Шылаңгы авыл җирлеге составына керә.

Хуҗалык итү рәвеше

Күмәкләштерү елларында поселокта “Яңа Юл” колхозы оештырыла, 1950 елдан – “Кызыл Татарстан” колхозы (Берек авылы), 1957 елдан “Луч Октября” колхозы (Шылаңгы авылы) составына керә (1970 елда “Луч Октября” совхоз итеп үзгәртелә; 1992–2010 елларда – “Казаньоргсинтез” гаммәви акционерлык җәмгыятенең “Луч Синтез” ярдәмче хуҗалыгы).

Халкы “Югары Ослан” агрофирмасы” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятендә үсемлекчелек белән шөгыльләнә.

Мәгариф һәм мәдәният

1970 еллардан 2008 елга кадәр башлангыч мәктәп эшли.

Поселокта клуб, фельдшер-акушерлык пункты бар. Клуб каршында “Ак каен” (2003 елдан) фольклор коллективы эшли.

Халык саны

1938 елда – 266,
1949 елда – 278,
1958 елда – 221,
1970 елда – 272,
1979 елда – 159,
1989 елда – 102,
2002 елда – 118,
2010 елда – 111,
2017 елда – 116 кеше (татарлар).