- РУС
- ТАТ
Язучы, журналист
XIX йөз ахыры, хәзерге Яшел Үзән районы Бакырчы авылы – 1915 елның 23 мае, Томск губернасы Тайга шәһәре.
Тормышы һәм иҗаты аз өйрәнелгән. Урта Азия, Себер, Монголия һәм Төньяк Кытай буйлап озак сәяхәт итә, сәүдә эшләре белән шөгыльләнә; Самара, Бозаулык, Ташкент, Коканд, Томск шәһәрләрендә яши.
1907–1908 елларда Ташкентта «Шөһрәт» газетасында эшли, «Асия» («Азия») исемле газета чыгара, «Фикер», «Бәянелхак», «Сибирия», «Идел» газеталарында языша.
«Шура» журналында төрки халыкларның тарихы, мәдәнияте, тормыш-көнкүреше турында күп кенә мәкаләләр бастыра, арада педагогикага, медицинага багышланганнары да бар. «Үткән мәхәббәт» (Оренбург, 1905), «Ятим Сабир, яхуд Бай кызы» (Казан, 1907), «Хәлфә» (Эстәрлетамак, 1912) исемле проза китаплары, мәктәпләр өчен «Русия тарихы» (Казан, 1914) дәреслеге авторы.
Үткән мәхәббәт. Оренбург, 1905.
Төркестан вилайәте // Шура. 1908. № 6,8,12,13,23,24; 1909. № 2,6,10.
Хәлфә. Эстәрлетамак, 1912.
Русия тарихы. Казан, 1914.
Г.М.Г. Идарәгә мәктүб // Кояш. 1915. 7 июнь.
Әмирхан Ф. Сайланма әсәрләр. Казан, 1986. 4 т.
Авторлар – З.З.Рәмиев, М.И.Әхмәтҗанов
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.