Биографиясе

1937 елның 12 ноябре, БАССРның Нуриман районы Кече Теңкәш авылы — 1986 елның 8 гыйнвары, Казан.

Башкорт университетын тәмамлагач (1968), республиканың төрле газета-журнал редакцияләрендә әдәби хезмәткәр, Башкортстан радиокомитетында мөхәррир булып эшли.

1969 елдан ТАССР МСның телевидение һәм радиотапшырулар комитетында.

Тәүге шигырьләре «Беренче карлыгачлар» (1969) күмәк җыентыгында урын ала.

Шагыйрьнең сугыш вакытына туры килгән авыр балачак һәм яшьлек мәхәббәте темаларына багышланган лирик характердагы шигырьләре «Тәлгәш» (1973), «Гамьнәр илендә» (1987) исемле җыентыкларында туплана.

Әдәбият          

Гамбәров Н. Тәлгәшләрдә сусыл җимешләр // Казан утлары. 1973. № 10;

Рәшит Ә. Якты эзе калды // Казан утлары. 1997. № 11.