Биографиясе

1935 елның 19 июне, Горький өлкәсенең Кызыл Октябрь районы Камка авылы – 2019 елның 26 декабре.

1962 елда Горький политехника институтын тәмамлаганнан соң, Черкассы шәһәрендә фәнни-тикшеренү һәм педагогик эштә: 1966 елдан «Сокол» Үзәк конструкторлык бюросында, 1975 елдан баш конструктор, 1986 елдан «Фотоприбор» заводы директоры.

1988 елдан Инженерлык-технологик институтында машиналар төзү технологиясе кафедрасы мөдире, 1992 елдан Бизнес белән идарә итү институты ректоры (хәзер Урта Европа икътисад һәм менеджмент университеты).

Фәнни эшчәнлеге

Хезмәтләре фотомәгълүматны тиз эшкәртүгә карый. Космик аппаратлар өчен уникаль приборлар төзи; оптик-механик системалар коруның теоретик принципларын нигезли.

Уйлап табуга 25 таныклыгы бар.

Бүләкләре

СССР Дәүләт бүләге лауреаты (1978). «Почет билгесе» ордены, медальләр белән бүләкләнә.

Әдәбият

Кто есть кто на Украине. Киев, 1997.