Биографиясе

1919 елның 15 июне, Пенза губернасы, Краснослободский өязе Акчеево авылы — 1964 елның 25 июле, Горький шәһәре.

1939 елдан Кызыл Армия сафларында. Совет-фин сугышында катнаша.

1941 елның июненнән Бөек Ватан сугышы фронтларында, 479 нчы аерым сапёрлар батальонында отделение командиры (5 нче һәм 39 нчы армияләрнең 338 нче укчы дивизиясе). Көньяк-Көнбатыш, Көнбатыш һәм 3 нче Белоруссия фронтлары гаскәрләре составында Киев оборона операциясендә (1941), Мәскәү сугышында (1941–1942), Ржев-Вязьма, Смоленск (икесе дә — 1943), Белоруссия (1944), Варшава-Познань һәм Берлин һөҗүм операцияләрендә (икесе дә — 1945) катнаша.

1944 елның 15 августында Кудиркос-Науместис (Литва ССР) шәһәреннән төньяк-көнчыгыштарак (сапёрлар төркеме белән дошманның тимерчыбыклы тоткарлык сызыгы аша юл ясап, укчыларның көтелмәгән һөҗүмен тәэмин итә). 

1944 елның 5–6 октябрендә Расейняй (Литва ССР) шәһәреннән көньяктарак (сапёрлар төркеме составында миналы кыр аша берничә үтү юлы ясый).

1945 елның 16 гыйнвар төненә каршы Шилямнен (Көнчыгыш Пруссия) пункты янындагы (сапёрлар төркеме белән, укчылар подразделениесен уздыру өчен, дошманның тимерчыбыклы тоткарлык сызыгы аша үтү юлы ясый) сугышларда батырлык күрсәтә.

1946 елда демобилизацияләнә.

Горький автомобиль заводында мастер булып эшли.

Бүләкләре

Ике Кызыл Йолдыз ордены һәм медальләр белән бүләкләнә.

Әдәбият          

Кавалеры ордена Славы трёх степеней. Саранск, 1973;

Кавалеры ордена Славы трёх степеней: Краткий биогр. словарь. М., 2000.

Автор — М.З.Хәбибуллин