1915 елда Гольдинген шәһәреннән (хәзер Латвиянең Кулдига шәһәре) эвакуацияләнгән Прибалтика укытучылар семинариясе җирлегендә Чистай укытучылар семинариясе булдырыла. 1919 елдан Халык мәгарифе институты, 1922 елдан педагогик техникум, 1937 елдан педагогик училище. 2010 елдан хәзерге исемдә.

Эшләвенең беренче ун елында нигездә башлангыч мәктәпләр, шул исәптән татар һәм чуаш уку йортлары өчен укытучылар әзерләнә. 1937 елда мәктәпкәчә тәрбия бүлеге барлыкка килә. 1932–1941 елларда сәнәгать предприятиеләре өчен кадрлар әзерләү буенча политехник бүлек, ә 1945 елдан балалар бакчалары тәрбиячеләре бүлеге эшли.

Училище мәктәпкәчә белем бирү буенча республика методик эшләр үзәге булып тора.

1997 елдан — социаль педагогика, 2006 елдан — чит телләр, 2009 елдан гамәли информатика буенча белгечләр әзерләү башлана.

Эшләү вакытында Чистай педагогика көллияте якынча 17 мең белгеч әзерләп чыгара. Көллиятне тәмамлаучылар арасында — Советлар Союзы Геройлары А.П.Кулясов, К.Х.Ситдыйков, Г.Н.Шәмсетдинов.

2015 елда Чистай педагогика көллияте һәм Чистай политехник көллият берләштерелеп, Чистай күппрофильле көллият итеп үзгәртелә. 2018 елга 647 студент укый, педагогик коллективта 51 укытучы эшли.

Чукашёвларның элеккеге утарында урнашкан (XIX йөзнең 2 нче яртысы архитектура истәлеге).

Әдәбият           

Карташова Л.Б. Будем учиться, чтобы потом учить других // Чистополь и чистопольцы: Из прошлого и настоящего. К., 2004.