Биографиясе

1916 елның 2 апреле, Чита шәһәре — 2005 елның 14 октябре, Мәскәү.

1921–1947 елларда Харбин һәм Шанхай (Кытай) шәһәрләрендә яши.

1934 елда Харбинда 9 музыканттан торган үз оркестрын төзи (И.Лундстрем, В.Серебряков, А.Котяков, А.Гравис, З.Хазанкин, Г.Осколков һ.б.). Оркестр 1936 елда Шанхайга күченә, анда ул зур бию залларында — «Мажестик» һәм «Парамаунт» болл-руммнарында уйный. Прессада Лундстремны «Ерак Көнчыгышның джаз короле» дип атыйлар.

1944 елда Шанхай югары техника үзәген «инженер-архитектор» белгечлеге буенча, бер үк вакытта, скрипка классы буенча музыка техникумын тәмамлый.

1947 елда оркестры белән СССРга кайта, яшәү урыны итеп Казан шәһәрен сайлый. Аның оркестрына Казан консерваториясе ректоры Н.Г.Җиһанов һәм Татар филармониясенең сәнгать җитәкчесе А.С.Ключарёв зур ярдәм күрсәтәләр. Лундстрем 1953 елда Казан консерваториясен композиция (А.Леман классы) һәм симфоник дирижёрлыгы буенча (И.Шерман классы) тәмамлый.

Иҗаты

Лундстрем Казанда оркестр чыгышлары программасына совет композиторлары җырларын һәм татар халык музыкасы әсәрләрен кертә. А.С.Ключарёв («Самба») һәм А.Монасыйпов («Бегин») белән актив хезмәттәшлек алып бара.

1956 елда Лундстрем Мәскәүгә күченә, анда үз коллективы җирлегендә төзелгән эстрада концерт оркестрын (Росконцерт системасында) җитәкли, оркестр СССРда иң күренекле джаз коллективына әверелә.

Лундстрем иҗаты А.Монасыйпов, Р.Белялов һәм республиканың башка композиторларының музыка стиле формалашуына сизелерлек йогынты ясый.

Лундстрем Татарстан белән тыгыз иҗат бәйләнешләрен саклый. Ел саен аның оркестры Казанда һ.б. шәһәрләрдә чыгышлар ясый, «Джаз чаты» («Джазовый перекрёсток») һәм «Джаз-пикник» фестивальләрендә катнаша. ТР джаз сәнгате үсешендә Лундстрем күренекле роль уйный. Аның Казандагы эшчәнлеге музыка тормышының куәтле стимуляторы була; Лундстрем йогынтысында көчле джаз коллективлары барлыкка килә (В.Деринг һәм А.Василевский җитәкчелегендә).

Бүләкләре

РФ Дәүләт бүләге лауреаты (1998).

Аудиоязмалары

  • «Без яңадан бергә» («Мы снова вместе», 1967),
  • «Кояшлы үзән серенадасы» («Серенада Солнечной долины», 1977),
  • «Дюк Эллингтон истәлегенә» («Памяти Дюка Эллингтона», 1977),
  • «Свинг стилендә» («В стиле свинг», 1986).

Әдәбият 

Баташев А. Советский джаз. М., 1972;

Советский джаз: Проблемы. События. Мастера: Сб. статей. М., 1987;

Фейертаг В. Джаз. XX век. СПб., 2001.

Автор — А.Л.Маклыгин