- РУС
- ТАТ
Татарстанның Баулы районындагы авыл. Баулы шәһәреннән 18 км төньяк-көнбатыштарак, Кырымсарай елгасы буенда урнашкан
Авыл XVIII йөз уртасыннан нигез салына. Революциягә кадәрге чыганакларда Зур Ефановка исеме белән билгеле.
1860 елларга кадәр халкы дәүләт крәстияннәре катлавына керә. Бу чорда халкы игенчелек һәм терлекчелек белән шөгыльләнә.
1860 елларның беренче яртысында авылда классицизм стилендә Покров Пресвятая Богородица чиркәве төзелә (1938 елда бер өлеше җимерелә, реставрацияләнгәннән соң 2005 елдан эшли башлый).
XX йөз башында авылда 2 чиркәү, земство (1889 елдан) һәм чиркәү-приход мәктәбе (1862 елдан), 8 су тегермәне бар, дүшәмбе базары эшли.
Авыл җәмәгатенең имана җире 6629 дисәтинә тәшкил итә.
1920 елга кадәр Самара губернасының Бөгелмә өязе Александровка волостена керә. 1920 елдан ТАССРның Бөгелмә кантонында.
1930 елның 10 августыннан – Бөгелмә, 1935 елның 10 февраленнән – Ютазы, 1963 елның 1 февраленнән – Бөгелмә, 1965 елның 12 гыйнварыннан Баулы районында.
Хәзер Кырымсарай авыл җирлеге үзәге.
1931 елда авылда 4: “Вперед”, “Искра”, “Марат” һәм “ Солнце” колхозлары оештырыла, 1952 елда алар урынына “Прогресс”, “Заветы Ильича” колхозлары оеша. 1957 елда “Ждановский” совхозы составына керә, 1965 елда – “Панаринский” совхозы була. 1994 елда “Панаринский” совхозы “Агрохимсервис” ачык акционерлык җәмгыятьнең ярдәмче хуҗалыгы була. 1999 елдан “Агрохимсервис” ачык акционерлык җәмгыять, 2011 елдан “Игенче” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять.
Халкы күбесенчә крәстиян фермер хуҗалыгында эшли, кырчылык, сөт терлекчелеге, дуңгыз асрау белән шөгыльләнә.
1933 елдан авылда крәстиян яшьләр мәктәбе ачыла, 1939 елда урта (1982 елда яңа бина төзелә; 2014 елда балалар бакчсы белән берләшә), 2015 елда – тулы булмаган мәктәп итеп үзгәртелә.
Авылда фельдшер-акушерлык пункты (2015 елдан), мәдәният йорты (1978 елдан), китапханә, картлар һәм гарипләр өчен интернат йорты (1999 елдан), Кырымсарай рус милли мәдәният үзәге бар (1995 елдан).
1987 елның 6 ноябрендә мәдәният йортының алгы ягына А.С.Серафимович барельефы белән мемориаль такта куела (скультор – Д.В.Йосыпов; 1918 елның 18 ноябрендә пролетар язучы А.С.Серафимович Бөек Октябрьнең берьеллыгына багышланган митингта чыгыш ясый.
Мәдәният йорты каршында “Маски” театр коллективы (1994 елдан, оештыручысы – М.С.Зелепугин), “Сударушка” фольклор ансамбле (1998 елдан, 2002 елдан халык ансамбле, оештыручысы – М.С.Зелепугин), “Вдохновение” һәм “Каша-малаша” балалар бию ансамбле коллективы эшли (2005 елдан һәм 2007 елдан, оештыручысы – О.М.Лыкова).
Авыл янында соңгы бронза чорына караган Кырымсарай торулыгы һәм Кырымсарай курганы археология истәлеге табыла.
М.П.Панарин (1918 – 1943) – Советлар Союзы Герое (бюст куелган).
1859 елда – 1877,
1889 елда – 1714,
1908 елда – 3657,
1920 елда 3256 (Югары Кырымсарай белән бергә),
1926 елда – 841,
1938 елда – 2420,
1949 елда – 1977,
1958 елда – 1039,
1970 елда – 808,
1979 елда – 682,
1989 елда – 612,
2002 елда – 541,
2010 елда – 503,
2015 елда – 525 кеше (руслар).
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.