Тарихы

1678 елдан мәглүм.

XVIII йөз – XIX йөзнең беренче яртысында халкы дәүләт крәстияннәре катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек һәм терлекчелек, шулай ук умартачылык, киез итек басу, челтәр бәйләү һәм бау ишү кәсепчелеге тарала.

XVIII–XIX йөзләрдә авыл тирәсендә торф һәм бакыр чыгарыла.

1870 елда мәчет төзелә (1930 елда бинасы башлангыч мәктәпкә бирелә, 1940 елда манарасы киселә). XIX йөз ахырында икенче мәчет төзелә (1960 елда манарасы киселә).

XIX йөз ахырында авыл җәмәгатенең имана җире 507 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр Вятка губернасының Малмыж өязе Күкшел волостена керә. 1920 елдан ТАССРның Арча кантонында. 1930 елның 10 августыннан – Кукмара, 1963 елның 1 февраленнән – Саба, 1965 елның 12 гыйнварыннан Кукмара районында.

Хәзер Зур Сәрдек авыл җирлеге составында.

Хуҗалык итү рәвеше

1920 елда авылда киез итек җитештерү артеле оештырыла (якынча 200 эшче була; беренче җитәкчесе – Г.Г.Гобәйдуллин). Предприятие территориясендә ике катлы җитештерү цехы, склад биналары, контора (Бөек Ватан сугышы елларында артель фронтка йон оекбаш һәм бияләйләр җибәрә, итек ремонтлау җайга салына) урнаша.

1929 елда авылда “Кызыл Купка” колхозы (беренче рәисе – М.Вәлиуллин) оештырыла, 1936 елдан – Тукай исемендәге колхоз (Купка авылы), 1963 елдан – “Коммунизмга” колхозы (Зур Сәрдек авылы), 1994 елдан – “Игенче” крәстиян хуҗалыклары берләшмәсе (2002 елдан – “Игенче” авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы), 2007 елдан – “Бор” агрофирмасы” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте, 2014 елдан – “Исток Агро” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте, 2016 елдан – “Игенче Плюс” агрофирмасы” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте, 2018 елдан “Восток Агро” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте составында.

Халкы күбесенчә “Восток Агро” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятендә, крәстиян-фермер хуҗалыкларында эшли, кырчылык, сарык асрау белән шөгыльләнә.

2018 елда сөт эшкәртү буенча мини-завод ачыла.

Мәгариф һәм мәдәният

1930–2012 елларда – башлангыч мәктәп (элекке мәчет бинасында урнаша), 1959–1964 елларда почта бүлеге эшли.

Авылда шулай ук “Ромашка” балалар бакчасы (1930 елдан, 1968 елдан Вәккас байның элекке йортында урнаша, 1994 елдан яңа бинада), мәдәният йорты (1930 еллардан, 1994 елдан яңа бинада), китапханә (1995 елдан), фельдшер-акушерлык пункты (1956 елдан, 1994 елдан яңа бинада), мәчет (1994 елдан), мәдрәсә (2012 елдан), хоккей мәйданчыгы (2009 елдан) бар.

Авылда төзекләндерелгән чишмәләр бар: “Мортаза чишмәсе”, “Хали чишмәсе”, “Әхмәдулла коесы”, “Зиннур чишмәсе”, “Камалетдин коесы”, “Вәккас коесы”.

1941 елның декабреннән 1942 елның апреленә кадәр авылда 147 нче укчылар дивизиясенең 15 нче укчылар полкы урнаша.

Авылда беренче кибет һәм склад биналары (1930 елда төзелгән) сакланган. Авыл зираты территориясендә XIX– XX йөзләр башына нисбәтле гарәп графикасы белән язылган 9 кабер ташы табыла.

Күренекле кешеләре

М.Ф.Вәккасов (1970 елда туган) – спортчы, ТРның атказанган спорт остасы, милли көрәш буенча ТР һәм РФ чемпионы;

Г.Г.Ризванов (1949 елда туган) – журналист, ТАССР Журналистлар берлегенең Х.Ямашев исемендәге бүләге лауреаты, ТАССРның атказанган мәдәният хезмәткәре;

Р.Г.Ризванов (1955–2011) – журналист, “Хезмәт даны” (“Трудовая слава”) район газетасы баш мөхәррире (2005 елдан), атказанган мәдәният хезмәткәре;

И.Ш.Хәсәнов (1944 елда туган) – хакимият-хуҗалык эшлеклесе, “Можга урман комбинаты” АҖ генераль директоры, Удмурт Республикасының атказанган сәнәгать хезмәткәре, РФнең атказанган урман сәнәгате хезмәткәре.

Халык саны

1859 елда – 118,
1887 елда – 209,
1905 елда – 1085,
1920 елда – 1226,
1926 елда – 1137,
1938 елда – 959,
1949 елда – 680,
1958 елда – 608,
1970 елда – 583,
1979 елда – 548,
1989 елда – 487,
2002 елда – 483,
2010 елда – 526,
2017 елда – 522 кеше (татарлар).