Тарихы

1710 елдан мәгълүм. Революциягә кадәрге чыганакларда Югары Мораса исеме белән дә искә алына.

XVIII йөздә – XIX йөзнең беренче яртысында халкы дәүләт крестьяннары катлавына керә, лашманлыкта эшли. Бу чорда халкының төп шөгыльләре – игенчелек һәм терлекчелек, шулай ук кирпеч сугу, балта эше, мичкә һәм тәгәрмәч ясау, чыпта сугу кәсепчелеге тарала.

XX йөз башында 2 мәчет, 2 мәдрәсә (1875 елда 100 ир бала һәм 1 кыз бала укый), тимерчелек, 10 вак-төякләр кибете эшли. Авыл җәмәгатенең имана җире 1975 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр авыл Казан губернасының Чистай өязе Иске Әлмәт волостена керә. 1920 елдан – ТАССРның Чистай кантонында. 1930 елның 10 августыннан – Биләр, 1935 елның 10 февраленнән – Тельман, 1958 елның 16 июленнән – Биләр, 1963 елның 1 февраленнән – Октябрь, 1997 елның 10 декабреннән – Нурлат районында.

Хәзер – Кычытканлы авыл җирлеге үзәге.

Хуҗалык итү рәвеше

1928 елда авылда «Кызыл таң» колхозы оештырыла. 1931 елдан – «Берлек», 1960 елдан – XXI партсъезд исемендәге (үзәк утары – Иске Әлмәт авылы), 1965 елдан – «Татарстан» (авылда үзәк утар урнаша) колхозлары, 1994 елдан – «Татарстан» крестьян-фермер хуҗалыклары ассоциациясе, 2000 елдан – «Татарстан» авыл хуҗалыгы кооперативы, 2005 елдан – «Кычытканлы» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте, хәзерге вакытта «ВЗП Билярск» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте эшли.

Халкы башлыча кырчылык белән шөгыльләнә.

Мәгариф һәм мәдәният

1922 елда башлангыч мәктәп ачыла, ул 1950 елда – җидееллык, 1959 елда – сигезьеллык, 1985 елда – урта (яңа бина төзелә), 2011 елда тулы булмаган урта мәктәп итеп үзгәртелә; мәктәп каршында туган якны өйрәнү музее (оештыручысы – З.Камалов) булдырыла. 2020 елда мәктәптә язучы Т.Н.Галиуллин музее оештырыла (оештыручысы – Ф.Р.Сабиров, экспозициядә – 100 гә якын экспонат). 1962–2018 елларда балалар бакчасы була.

Мәдәният йорты (1986 елдан), китапханә (1921 елда уку йорты буларак ачыла, 1955 елдан аерым бинада, 1989 елдан мәдәният йортында), фельдшер-акушерлык пункты (мәктәп бинасында), мәчет (1994 елдан); төзекләндерелгән «Закир чишмәсе» (2020 елдан), «Зәки чишмәсе» (2021 елдан) бар.

Мәдәният йорты каршында «Мизгел» театр коллективы (2009 елдан), «Сандугач» җыр сөючеләр (2008 елдан), «Йолдыз» бию сөючеләр (2008 елдан) клублары эшли.

2010 елда Мораса елгасы аша яңа күпер төзелә.

Авыл янында археология истәлекләре – Кычытканлы I, II торулыклары (бронза гасыр), Кычытканлы I, II, III, IV, V, VI авыллыклары (монголларга кадәрге болгар чоры), Кычытканлы VII авыллыгы (элгәреге урта гасырларның Имәнкискә культурасы) табыла.

Күренекле кешеләре

Ф.Ә.Вәлиев (1938–2004) – авыл хуҗалыгы предприятиесе җитәкчесе, ТАССРның һәм РСФСРның атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре, Хезмәт Кызыл Байрагы, Халыклар дуслыгы орденнары кавалеры;

Ә.Н.Галиуллин (1944 елда туган) – җәмәгать-көнкүреш гигиенасы белгече, медицина фәннәре докторы, профессор, Татарстан Республикасының атказанган табибы;

Т.Н.Галиуллин (1938 елда туган) – әдәбият галиме, язучы, филология фәннәре докторы, Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең мөхбир әгъзасы, Татарстан Республикасының атказанган фән эшлеклесе, Татарстан Республикасының Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт бүләге лауреаты, «Почет билгесе», Дуслык орденнары кавалеры.

Халык саны

1782 елда – 14 ир-ат;
1859 елда – 635,
1897 елда – 1431,
1908 елда – 1470,
1920 елда – 1610,
1926 елда – 1122,
1938 елда – 1093,
1949 елда – 1028,
1958 елда – 1150,
1970 елда – 1159,
1979 елда – 943,
1989 елда – 668,
2002 елда – 699,
2010 елда – 623,
2021 елда – 352 кеше (татарлар).