Авылга XVIII йөздә нигез салына. 1946 елга кадәр Коллар исемен йөртә.

1861 елгы реформага кадәр халкы дәүләт крәстияннәре катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек, терлекчелек.

XX йөз башында авылда 2 мәчет, мәдрәсә, 3 җил һәм 1 су тегермәне, тимерче алачыгы, 3 вак-төякләр кибете эшли.

Авыл җәмәгатенең имана җире 1811,2 дисәтинә тәшкил итә.

1920 елга кадәр авыл Казан губернасының Тәтеш өязе Урта Балтай волостена керә. 1920 елдан ТАССРның – Тәтеш, 1927 елдан Буа кантонында. 1930 елның 10 августыннан – Апас, 1963 елның 1 февраленнән – Буа, 1964 елның 4 мартыннан Апас районында.

Хәзер Кызылтау авыл җирлеге үзәге.

1933 елдан – Киров исемендәге колхоз, 1963 елдан – “Байрак” колхозы, 1993–2005 елларда – “Байрак” авыл хуҗалыгы кооперативы, хәзер “Свияга” авыл хуҗалыгы предприятиесе җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять составында. Халкы күбесенчә шул җәмгыятьтә эшли, кырчылык, сөт терлекчелеге белән шөгыльләнә.

1918 елда авылда башлангыч мәктәп ачыла, 1937 елда – җидееллык, 1960 елда – сигезьеллык, 1988 елда – урта мәктәп (1992 елда яңа бина төзелә) итеп үзгәртелә.

Балалар бакчасы, клуб, фельдшер-акушерлык пункты, китапханә бар.

1991 елда – беренче мәчет (“Зариф”), 2012 елда икенче мәчет (“Ихлас”) төзелә.

2004 елда мәктәп каршында музей ачыла, экспозициясе шушы авылда туган әдәбият галиме М.Х.Гайнуллинга, төбәк тарихына багышлана.

Авылда М.Х.Гайнуллин йорты саклана.

Авыл тирәсендә археология истәлекләре табыла: I Кызылтау авыллыгы (имәнкискә культурасы), II–IV авыллыклар (имәнкискә культурасы, монголларгача чор болгар истәлеге), Кызылтау шәһәрлеге (имәнкискә культурасы).

Күренекле кешеләре

М.Х.Гайнуллин (1903–1985) – әдәбият белгече, филология фәннәре докторы, профессор, ТАССР һәм РСФСРның атказанган фән эшлеклесе (авылда аның бюсты куелган; 2004 елда районда укучылар өчен М.Х.Гайнуллин исемендә премия булдырыла);

Х.А.Гайнуллин (1951 елда туган) – журналист, ТАССРның атказанган мәдәният хезмәткәре, Х.Ямашев исемендәге премия лауреаты;

Г.К.Кадыров (1916–1972) – фашистлар концлагерьлары тоткыны, ул туган иленә әйләнеп кайтканнан соң, күңелдән ятлаган А.Алиш шигырьләрен ТАССР Язучылар берлегенә тапшыра;

Я.Г.Нацибуллин (1904–1973) – юрист, ТАССР юстиция министры (1950–1957), ТАССР Югары мәхкәмәсе рәисе (1958–1965), 2 нче дәрәҗә Ватан сугышы, Хезмәт Кызыл Байрагы, “Почет билгесе” орденнары кавалеры.

Халык саны

1782 елда – 232 ир заты;
1859 елда – 1150,
1897 елда – 1296,
1908 елда – 1630,
1920 елда – 1542,
1926 елда – 1334,
1949 елда – 895,
1958 елда – 755,
1970 елда – 796,
1979 елда – 645,
1989 елда – 414,
2002 елда – 409,
2010 елда – 352,
2015 елда – 352 кеше (татарлар).