Биографиясе

1872 елның 15 апреле, Ярославль шәһәре – 1937 елның 3 ноябре, шунда ук.

Руханилар катлавыннан.

Демидов юридик лицеен тәмамлый (Ярославль, 1895); шунда ук эшли: 1900–1901 елларда рус хокук тарихы кафедрасы советы һәм идарәсе секретаре, 1904–1910 елларда приват-доценты, 1910–1912 елларда экстраординар профессоры, 1912–1916 елларда җинаять хокукы һәм җинаять мәхкәмә эшләре кафедрасы экстраординар профессоры, 1917 елдан ординар профессор һәм директор.

1896–1900 елларда Халык мәгарифе министрлыгында (Сенкт-Петербург).

1916–1917 елларда Казан университетының җинаять хокукы һәм җинаять мәхкәмә эшләре кафедрасы ординар профессоры.

Ярославль университетының 1918–1922 елларда ректоры, 1922–1924 елларда җинаять хокукы кафедрасы профессоры.

1924–1929 елларда Белоруссия университетының җинаять хокукы кафедрасы профессоры.

Конституцион демократлар партиясе әгъзасы (1905–1917).

Либераль карашлы була.

Юриспруденциядә догматик юнәлеш вәкиле. "Историческое изучение права" эшендә (Ярославль, 1905) хокук һәм мәхкәмә эшчәнлегенең төп принципларын яклый. "Религиозные преступления: Историко-догматические очерки" (Ярославль, 1909) хезмәте борынгы заманнардан ХХ йөз башына кадәр Көнбатыш Европада һәм Россиядә дини җинаятьләр тарихына багышлана. "Взяточничество и лиходательство в связи с общим учением о должностных преступлениях" (Ярославль, 1916) монографиясендә вазифаи җинаятьләр проблемалары тасвирлана. "Участие общества в борьбе с преступностью" (Минск, 1926) тикшеренүләрендә Совет властеның хокукый дәүләт концепциясен кабул итмәвен гаепли.

1930 елларда Ширяев хезмәтләре "буржуаз-догматик" дип белдерелә, ә үзе 1937 елда кулга алына.

Хезмәтләре

Уголовная ответственность врачей. СПб., 1903;

Дисциплинарная ответственность служащих. Минск, 1926.

Әдәбият

Биобиблиографический словарь профессоров и преподавателей Казанского университета. 1905–1917. К., 1986; 

Гущина Е.В., Морозов Д.К., Салова Ю.Г. Биографический сборник Демидовского университета. Ярославль–Рыбинск, 2008.                   

Автор Е.Б.Долгов