Биографиясе

1883 елның 14 марты, Тургай өлкәсе Кустанай шәһәре – 1938 елның 10 июне, Уфа.

Троицк шәһәрендә мәдрәсә тәмамлый (1896).

1907 елдан «Мөхәммәдия» мәдрәсәсендә табигыять фәннәре һәм математика укыта.

1913 елдан Психоневрология институтында (Петроград) укый, 3 курс тәмамлый.

1918–1920 елларда Эчке Россия Мөселман эшләре комиссариатының Петроград мөселманнар секциясе җитәкчесе, 1920 елдан Шәрекъ хезмәт ияләре коммунистик университетында (Мәскәү) комиссар.

1924 елдан БАССРда җаваплы эшләрдә (Мәгариф халык комиссариатында, Халык комиссарлары советы рәисе, Үзәк статистика идарәсендә һ.б.).

Репрессияләнә, вафатыннан соң аклана.

Иҗаты

Башкортстанның икътисади географиясенә караган брошюралар авторы, республика районнарының картасын төзүче.

1907 елдан «Йолдыз», «Кояш», «Әхбар», «Вакыт» газеталарында, «Тәрбия», «Мәктәп», «Ак юл» журналларында языша.

Мәкалә һәм рецензияләренең күпчелеге татар мәгърифәтчеләре, язучы һәм шагыйрьләре иҗаты һәм эшчәнлегенә багышлана (Ш.Мәрҗани, Г.Тукай, И.Гаспринский һ.б.).

Башлангыч мәктәпләр өчен әлифба, татар теле һәм туган тел дәреслекләре авторы.

Хезмәтләре

Гыйльме әшья яки тарих табигый. 1 кисәк. Милләт рөшди мәктәпләр өчен. Казан, 1909.

Ана теле. Ибтидаи мәктәпләр өчен. Казан, 1911.

Татар теле. 1 китап. Ибтидаи мәктәпләрнең 1-сыйныфында әлифбадан соң укытылыр өчен. Казан, 1913.

Хосусый мәктәпләр, класслар, курслар хакында яңа законнар. П., 1915.

Ана теле. 1 бүлем: Ибтидаи мәктәпләрнең икенче сыйныфы шәкертләре өчен кыйраәт китабы. Казан, 1915.

Башкортстан икътисади җәгърәфиясе. Өфө, 1928.

Әдәбият

Әмирхан Ф. Тәрҗемә – тәфсир // Аң. 1916. № 15.

Ибраһимов Г. Татар әдәбияты (Хисап урынында) // Татарстан хәбәрләре. 1922. 7 февраль.

Габитов А., Терегулов А. Габдулла Гыйсмәти // Кызыл таң. 1938. 8 гыйнвар.

Автор – Ф.И.Ибраһимова