Запаслары буенча ТРда икенче урында тора.

Бөгелмә шәһәреннән 60 км төньяк-көнбатыштарак урнашкан. Татар гөмбәзенең көнбатыш сөзәклегенә туры килә.

1951 елда ачыла, 1961 елдан нефть чыгарыла. Сәнәгый катламнар – 900 дән 1500 м га кадәр тирәнлектә ятучы югары девон (Пашия һәм Кын горизонтлары), түбән һәм урта карбон (Турне, Башкорт, һәм Мәскәү яруслары) комташлары һәм алевролитлары.

Токым-коллекторлар – 13-25% күзәнәклелек, 97-2000 мкм<+>2 үткәрүчәнлек белән күзәнәкле һәм күзәнәкле-ярыклы типта. Коллектор катламнарның калынлыгы 1-53 м. Ятмалар гөмбәзсыман катлам, структуралы литологик һәм массив тибында, биеклеге 140 м га кадәр.

Түбән катламда башлангыч катлам басымы 17,9 МПа, катлам температурасы 36-42°C. Нефть тыгызлыгы 862-924 кг/м3, 20°C та үзлелеге 14,8-69,3 МПа, күкерт 1,2-3,1%, парафин күләме 1,9-4,7%, газ факторы 9,8-13,4 м3/т. Чыганак контур тирәли су кудыру ысулы белән эшкәртелә. Суырту алымы белән чыгарыла. Якынча 270 млн т нефть чыгарылган (2005).

Нефтьнең иң күп еллык чыгышы 12,2 млн т (1974).

Нефть бирүчәнлек коэффициенты 0,293.