Эчтәлек

Казандагы беренче татар китап басу йорты һәм ташбасмаханәсе.

1843 елда яки 1844 елда Яхин Шаһи тарафыннан Яңа Татар бистәсендә ачыла. 1844 елда 4 басма чыгарыла.

1845–1850 елларда ташбасмаханә эшчәнлеген туктата, чөнки татар китапларын хосусый басмаханәләрдә басу тыела.

Китап басу эше торгызылгач, 1851–1854 елларда 6 исемдәге китап чыга, алар арасында — шәмаилләр, таблицалы календарьлар, борынгы татар һәм Шәрекъ классик әдәбияты әсәрләре.

Миссионерларның цензурасы һәм эзәрлекләве хуҗасын эшеннән баш тартырга мәҗбүр итә. 1859 елда ташбасмаханә Казан мещаны Мөхәммәтвәли Мозаффар улы Яхинга сатыла (Печән мәйданында, Юнысов йортында, аннары Кече Проломный урамында Суслов йортында урнаша).

1859–1869 елларда ташбасмаханәдә 19 татар китабы, шул исәптән тарихта беренче тапкыр татар китабын басу эшендә мулла һәм педагог Р.Әбдерәшитов төзегән, Р.Әмирханов тарафыннан басмага әзерләнгән геогр. карта («Җәгърәфи харита»; форматы 74×85 см); татар теле әлифбасы, тарихи-дини җыелмалар, догалыклар, шәмаилләр чыга.

Бастыру программасы К.Насыйри катнашында әзерләнгән татар телендәге «Таң йолдызы» газетасын нәшер итү планлаштырыла. Газетаны чыгаруга рөхсәт ала алмыйча, 1871 елда М.М.Яхин ташбасмаханәне яба, 1872 елда И.А.Абдуллинга сата.

Шулай ук кара Абдуллиннар И.А. һәм А.И. ташбасмаханәсе.

Әдәбият      

Каримуллин А.Г. У истоков татарской книги. К., 1992; 

Габделганеева Г.Г. Полиграфия и печать в Казанской губернии. 1800–1917 гг. К., 2005.

Автор — Г.Г.Габделганиева